Гайсә ХәкимҗанЗ.Г. Гарипова. Мөһаҗирлектәге татарларның милли-мәдәни тормышы. "Фәнни Татарстан. (Айся Хакимжанов, ; 13 март 1896 — 5 ноябрь 1972) — татар сәүдәгәре, сәнгатьче, нәшир һәм Тампере шәһәренең татар җәмгыятенә өлеш кертүче.
Биографиясе Гайсә (Айсә) Хәкимҗан улы Россия империясенең Нижгар губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Актук дип аталган кечкенә авылында туа. Һәм 1917 елда туган җирен ташлап Финляндиягә китеп яши башлый.
Ул Тампере шәһәренең Ислам җыелышына нигез салучыларның берсе, анда озак еллар директорлар советында эшләгән. Ул дистәләрчә ел дәвамында Рамазан аенда үз җәмәгатенең тәравих җыелышларын «Әлвидаг» һәм «Иләһи» дини гимннарын укып алып барды. Ул шулай ук 1946-1948 елларда Тампере Төрек җәмгыяте рәисе һәм күп тапкыр аның урынбасары булып эшли. Айсәнең эшләвен яратканга, аны берничә тапкыр рәис итеп сайлыйлар.
Хәкимҗан шулай ук бик иҗади шәхес буларак та билгеле була. Шигырьләр яза, җырлар җырлый, скрипка һәм мандолинада уйный, хор директоры булып та эшли. Күп еллардан соң да ул куйган хор җырлары популяр була. Музыкаль сәләтенә өстәп, ул 1940 елларда берничә пьеса куя. Аның сәхнәләштергән пьесаларның кайбер исемнәре Алия Бану һәм Асыл Яр. Ул пьесаларда, гадәттә өлкән персонажларны уйнарга ярата торган була.
1938 елда Хәкимҗан Варшавадагы Гаяз Исхакый оештырган Идел-Урал дәүләтенең 20 еллык мемориаль хезмәтендә катнаша. Аның белән Гибадулла Муртазин, эшмәкәр Гомәр Сали һәм башкалар сәяхәт итә.
1956 елда үзе җыйган җырлар һәм шигырьләрне тәшкил иткән өч буклет мөхәррирлек кыла һәм бастыра. Шул шигырьләр арасында аның үзе язган кайбер шигырләре дә була. Шигырьләренең берсендә ул үз хисләрен түбәндәгечә белдерә:
Белмәсәм ил дәртләрен, мин болай язмас идем. Милләтемне сөймәсәм, кулыма каләм алмас идем. 1966 елда Хәкимҗан татар шагыйре Габдулла Тукайның 80-еллыгы хөрмәтенә бер битле басма бастырып чыгара. Нәшер итүдә аңа Имам Хәбибур-Рахман Шакир булыша. Бу вакытларда Хәкимҗан үзенең сәүдәгәр дусты Сәмигулла Вафин белән "Ислам - Чын иман" (тәрҗемә ителгән исем) дип аталган китабын бастырып чыгара.
1970-нче елның июнендә аңа Казанга бару мөмкинлеге бирелде, Гомәр Таһир (Үмәр Даһер) Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына сәяхәт оештырганда. Анда аларны рәсми кунак итеп кабул иттеләр. Фольклорчы Илбарис Надиров та бар иде. Сәяхәт вакытында Г. Хәкимҗан Габдулла Тукай каберенә барды, аңа хөрмәт күрсәтте. Хәкимҗан Тампереда үлде, Финляндия.Minnullin K.M., O.R. Khisamov & M.I. Ibragimov (eds) 2019. Institut yazyka, literatury i isskustva imeni G. Ibragimova [The Ġ. Ibrahimov Institute of Language, Literature and the Arts]. Kazan: Institut yazyka, literatury i isskustva imeni G. Ibragimova.
Хатыйп Миңнегулов Хәкимҗанны үз әсәрендә искә алды: Чит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугаты. (1993, №7).
Гаиләсе Хәкимҗаннең татар театры сәхнәсендә актив катнашучы Алия исемле кызы, хоккейчы Рәшит Хәкимҗан исемле улы . Хәкимҗановның хатыны фин хатыны Сильвия (Сәрви) иде, ул мөселман булды.Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 197, 207)
Хәкимҗанның әнисе, Мәрьям (Галәветдин кызы) һәм аның абыйлары Ситдыйк, Ибраһим да Финляндиядә яшәгән.Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 66)
Кайбер нәшер иткән әсәрләре Милли шигер вə җырлар Габдулла Тукай Ислам дине хак диндер Фотогалерея
Моны да карагыз Актук Рәшит Хәкимҗан
Белешмәләр
Төркем:Нәширләр Төркем:Татар музыкантлары Төркем:1972 елда вафатлар Төркем:1896 елда туганнар Төркем:Татар язучылары Төркем:Сәүдәгәрләр Төркем:Финляндия татарлары