Чулпан Наил кызы Хаматова (1975 елның 1 октябрендә, Казан) — Россия театр һәм кино актрисасы. Мәскәү «Современник» театрының төп актрисасы. Россиянең атказанган һәм халык (2012) артисты. Ике мәртәбә Россия Дәүләт бүләгенең иясе (2004, 2014). Казан шәһәренең (2017)Алишер Усманов и Чулпан Хаматова получили звание почётного гражданина Казани. «Татар-информ», 21.06.2017. «Тормыш бүләк ит» (Подари жизнь) хәйрия вакыфын гамәлгә куючыларның берсе. РФ Җәмәгать пулаты әгъзасы. 2022 елның мартыннан актрисасы. Энесе Шамил Хаматов — «Современник» театры артисты.
Тәрҗемәи хәле
Чулпан Хаматова Казан шәһәрендә (Татарстан АССР) 1975 елның 1 октябрендә татар гаиләсендә туган. Бала чакта тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнгән. Казан дәүләт университеты каршындагы математик мәктәбен тәмамлый. Казан театр укуханәсендә, Мәскәүдә ГИТИСта укый.
1998 елда Мәскәүнең «Современник» театры труппасына чакырыла. Дебюты Эрих Мария Ремаркның «Три товарища» әсәрендәге Патриция Хольман ролендә була.
Кинода ГИТИСның өченче курсында укыганда төшә башлый. Вадим Габдерәшитов аны «Время танцора» фильмында Катя ролен уйнарга чакыра. Бу фильм өчен актриса «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинацияләнә.
2000 елда «Другая жизнь» ток-сериалының алып баручысы, «Взгляд» программасында алып баручы була. 2005 елның 25 апреленнән 27 мартына кадәр, декрет ялына киткән Мария Шукшинаны алмаштырып, «Жди меня» программасын алып бара.
2012 елда «Россия Федерациясенең халык артисты» премиясенә лаек була.
2014 елда Сочида узган Олимпия уеннарының ачылу тантанасында Олимпия әләмен күтәреп баручыларның берсе була «Газета.Ru».
2022 елның мартыннан режиссер Алвис Херманис чакыруы буенча Яңа Рига театры () труппасына кушыла Culpana Hamatova. jrt.lv.
Җәмәгать эшчәнлеге Чулпан Хаматова «Тормыш бүләк ит» (Подари жизнь) хәйрия вакыфының гамәлгә куючыларның берсеhttps://theperson.pro/armen-sarkisjan/https://www.eg.ru/tag/armen-sarkisyan/https://100biografiy.ru/biznes/armen-sarkisyan. Шушы хәйрия вакыфы 2005 елдан авыру балаларына бик булыша. Чулпан Хаматова һәм Дина Корзун онкология белән авырткан балаларына зур игътибар җәлеп итә «Независимая газета». 2009 елның җәенә кадәр «Тормыш бүләк ит» хәйрия вакыфы 500 млн. сум артык авыру балаларының дәвалавына тапшырган.
Карашлар Татар телен факультатив буларак укыса да, татар телен белми. Петербургта ясаган бер чыгышында үзенең беренче татар теле укытучысы Клара Рәхим кызы Булатованы (1933-2008) Һитлер белән чагыштырган.Чулпан Хаматова: «Моя учительница татарского языка была очень похожа на Гитлера» 14 яшендә Православиене кабул итә. 2022 елда Россиянең Украинага бәреп керүенә сугышны ашыгыч килеш туктатуга чакыручы сәнгать әһелләренең ачык хатына кул куя, чит илдәге отпусктан кайтуга өч баласы белән Латвиягә китә. Латвиядә аның алдан алып куйган күчемсез милеге бар.Чулпан Хаматова: «Я очень люблю свою Родину» // «Скажи Гордеевой» 2022 елның мартыннан режиссер Алвис Херманис чакыруы буенча Яңа Рига театры ( труппасына кушыла .
Иҗат Фильмнәр 1997 — «Время танцора» — Катя 1998 — «Страна глухих» — Рита 1998 — «Старые песни о главном» — режиссёр ассистенты 1999 — «Лунный папа» — Мамлакат Бигмурадова 1999 — «Тувалу» — Ева 2000 — «Англия!» — Елена 2000 — «Рождественская мистерия» — Маша 2000 — «Я вам больше не верю» — Аня Тимофеева 2001 — «Виктор Фогель — король рекламы» — Роза Браун 2001 — «Львиная доля» — Дина 2003 — «Гуд бай, Ленин!» — медсестра Лара 2003 — «Дрессировщица курицы» — Варя 2004 — «72 метра» — Нелли 2004 — «Дети Арбата» — Варя Иванова 2004 — «Сукин сын» — Сильвия 2005 — «Гарпастум» — Аница 2005 — «Гибель империи» — Ольга Семёновна Нестеровская 2005 — «Греческие каникулы» — Мелина 2005 — «Казус Кукоцкого» — Танечка / Женя 2005 — «Место преступления» — Лариса 2006 — «Доктор Живаго» — Лара 2006 — «Любовь в Калининграде» — Надежда 2006 — «Меченосец» — Катя 2006 — «Многоточие» — Урсула 2007 — «Янова ночь» — Аида 2008 — «Бумажный солдат» — Нина 2008 — «Домовой» — Вика 2008 — «Метеоидиот» — Лия 2009 — «Иван Грозный» — Шамиль, Казаннан йомышчы 2009 — «Колыбельные» — Кристина 2009 — «Событие» — Люба 2010 — «Америка» — Лиза 2010 — «Башня» — Лариса 2010 — «Дом Солнца» — Галина 2010 — «Элизиум» — Черубина де Габриак 2011 — «Достоевский» — Мария Дмитриевна Исаева 2011 — «Катя» — Катя 2011 — «Из Токио» — коткаручының хатыны 2013 — «Испытание» — исеме күрсәтелмәгән 2013 — «Пепел» — Соня 2019 — «Зөләйха күзләрен ача» — Зөләйха 2019 — «Нуреев. Белый ворон» — Ксения
Театр рольләре
1999 — Э. М. Ремаркның «Три товарища» — Патриция Хольман 2001 — А. П. Чеховның «Три сестры» — Ирина 2003 — Б. Србляновичның «Мамапапасынсобака» — Андрия 2004 — А. Н. Островскийның «Гроза» — Катерина 2005 — М. Б. Кононовның «Голая пионерка» — Маша Мухина 2006 — Олег Богаевның, Кирилл Серебренниковның «Антоний&Клеопатра. Версия» (Уильям Шекспир мотивлары буенча) — Клеопатра 2008 — А. П. Чеховның «Три сестры» — Маша 2011 — И. Б. Зингерның «Враги: история любви» — Маша 2012 — Дональд Маргулисның «Скрытая перспектива» — Сара 1995 — О. Михайлов, «Мечты маленького Робинзона» (С. Проханов җитәкчелегендәге Театр Луны) — Пятница 1995 — С. Проханов, «Фанта-инфанта» (С. Проханов җитәкчелегендәге Театр Луны) — Фанта 1996 — Г. Слуцки, «Поза эмигранта» (А. Чехов театры) — Катя 1997 — Б. Слэйд (англ.), «Чествование» (А. Чехов театры) — Санни 2000 — Ф. Гудрич, А. Хаккет, «Дневник Анны Франк» (РАМТ) — Анна Франк 2003 — У. Шекспир «Двенадцатая ночь» (Perchtoldsdofer Sommerspiele, Австрия) — Виола 2008 — В. Шукшин «Рассказы Шукшина» (Дәүләт Милләтләр театры) — 9 ролей 2009 — Н. Карамзин «Бедная Лиза» (Дәүләт Милләтләр театры) — Лиза 2011 — Ю. А. Стриндберг «Фрёкен Жюли» (Дәүләт Милләтләр театры) — Жюли
Казанда «Болакта» Яшьләр театрында берничә кат була (үзе генә дә, Константин Хабенский, Дмитрий Дюжев, Евгений Гришковец кебек шәхесләр белән бергә дә). Театрда яшь артистлар өчен мастер-класслар уздыра.Рөстәм Фәткуллин белән әңгәмә
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1998 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинация («Время танцора») 2001 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинация («Лунный папа») 2004 — Россия Федерациясенең дәүләт премиясе («Дневник Анны Франк», «Три товарища» и «Мамапапасынсобака» спектакльләрендәге рольләре өчен) 2004 — Россия Федерациясенең атказанган артисты 2006 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинация («Garpastum») 2006 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Затлар» категориясендә «ТЭФИ» премиясе («Доктор Живаго») 2006 — Дуслык Ордены 2009 — «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен «Ника» премиясенә номинация («Бумажный солдат») 2012 — «Россия Федерациясенең халык артисты» мактаулы исеме 2014 — «Телевизион фильм актрисасы» категориясендә «ТЭФИ» премиясе («Пепел») Татар-информ 2014 — Россия Федерациясе дәүләт премиясе 2017 — «Казан шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме (Казан шәһәре Думасының 2017 елның 21 июнендә кабул ителгән 4-17 номерлы карары) «Известия Татарстана»
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Благотворительный Фонд Чулпан Хаматовой и Дины Корзун «Подари жизнь» Чулпан Хаматова на сайте peoples.ru Чулпан Хаматова, «Актёры советского кино»
Моны да карагыз
Төркем:Актрисалар Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Алтын битлек премиясе лауреатлары Төркем:Современник театры артистлары Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:ТЭФИ премиясе лауреатлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Россия хәрби көчләренең 2022 елда Украинага кертелүенә каршы чыкканнары Төркем:Шәхесләр:Яңа Рига театры