Татар Интернеты яки Татнет — татар телендә булган веб-сайтлардан торган Интернет челтәренең бер өлеше. Сайтта башка телләр булса да, татар теле урын алса, ул татар Интернетына керә.
Татарлар турында, Татарстан турында һәм башка татарлар белән бәйле булган русча ясалган сайтлар татар Интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берәүләр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар Интернеты — татарча ясалган сайтларны гына туплый диләр. Башкалары татарлар турындагы бөтен сайтлар татар Интернетына керергә тиеш дип уйлыйлар.
Торышы
Төзелеше
Бәйгеләр Татнет йолдызлары
Татмедиа ширкәте үткәргән «Татнет йолдызлары»Бәйгенең рәсми сәхифәсе интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә.
Белем җәүһәрләре
Шулай ук карагыз Татар телендәге матбугат басмалары исемлеге Татар телле радиолары Татар телле телеканаллар Рунет :Төркем:Татар сайтлары
Искәрмәләр
Сылтамалар