Госман Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов (, – , ) — татар режиссеры.
Ул 1925 елда Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында туа.
Бөек Ватан сугышыннан кайткач, җиңүдән соң Казан театр училищесына укырга керә. Бүген күренекле шәхесләр булып танылган Шәүкәт Биктимеров, Айрат Арсланов, Р.Сафиуллин, Ә.Сафиуллина, Р.Даутовалар белән бер курста укып, училищены кызыл диплом белән тәмамлагач, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 11 ел эшләгәннән соң, 1960 елда яңа оешкан Казан телестудиясендә режиссер ярдәмчесе булып эшли башлый. Бер елдан соң Татарстан радиосына күчеп, башта тәрҗемәче, соңыннан әдәби драматик тапшырулар режисеры була.
Радиода режиссура – ул радиоспектакльләр, радиоинсценировкалар, төрле формалардагы көндәлек тапшырулар, радиожурналлар, радиоочерклар, әдәби-музыкаль композицияләр һ.б. Режиссура ул шулай ук кешеләр – авторлар, башкаручылар, композиторлар, тавыш операторлары һ.б. белән эшләү. Һәм менә шушы эштә Госман Әхмәтҗановка тиңнәр юк.
Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Радио режиссёрлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре