Ефремов ― фамилия, шулай ук топоним. Фамилия Александр Ефремов: Александр Ефремов (1910―1998), механизатор (Буа районы), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1948). Александр Ефремов (1940), ТР җир ресурслары һәм җир реформасы буенча дәүләт комитеты рәисе (1991 елдан). Александр Ефремов (1946), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1991), РСФСР (РФ) авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1991―1997). Анатолий Ефремов (1938), педагогика фәннәре докторы (1996). Евгений Ефремов (1970), футболчы (сакчы), тренер, Чаллы «КАМАЗы»ның баш тренеры (2018), 1995 елгы Җәйге Универсиаданың бронза медале иясе. Ефрем (Ефремов) (1889―1941), епископ. Никита Ефремов (1906), театр һәм кино актеры. Николай Ефремов: Николай Ефремов (1860―1921), сәүдәгәр, Чабаксар шәһәр думасы башлыгы (1910―1917). Николай Ефремов (1896―1918 елдан соң), җәмәгать-сәясәт эшлеклесе. Сергей Ефремов (1917―1965), рус язучысы. Степан Ефремов (1908―1985?), Удмурт АССР Министрлар шурасы рәисе (1959―1967). Прокопий Ефремов (1821―1907), сәүдәгәр, хәйрияче, Чабаксар шәһәр җәмәгать банкы директоры (1869―1871, 1881―1886). Федор Ефремов (1906―1972), нефтьче инженер, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1950).

Ефремова Татьяна Ефремова (1998), фольклор җырчысы һәм этномузыколог. Топоним Ефремов, шәһәр, Ефремов районы үзәге (Тула өлкәсе). Моны да карагыз (12975) Ефремов, астероид.

Төркем:Фамилияләр