Алсу Ралиф кызы (Сафина) Абрамова (1983 елның 27 июне, Бөгелмә) — Россия эстрадасының күренекле вәкиле. Татарстанның (2010) һәм Башкортстанның (2019) халык, РФ атказанган (2018) арᴛисты. Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы (2000).

Тәрҗемәи хәле Ул 1983 елның 27 июнендә Татарстан җөмһүpиятсының Бөгелмә шәһәрендә туган. Әтисе Сафин Ралиф Рафил улы — «ЛУКойл» карамай компаниясенең беренче вице-президенты. Әнисе Разия Исхак кызы — мигъмаp.

Россиядә чакта музыка мәктәбен тәмамлый. 1993 елдан бирле Лондонда икенче абыйсы Марат гаиләсендә яшәгән. 11 җырдан торган «Алсу» дип исемләнгән беренче альбомын 1999 елда чыгарган. Ә беренче видеоклипы («Зимний сон» — «Кышкы төш») 1999 елның 1 февралендә дөнья күрә һәм тиз арада MTV каналында да күрсәтелә.

2000 елның 13 маенда Шʙециядә узган «Евровидение-2000» Халыкара эстрада җырлары бәйгесендә II урын ала.

Шул ук елны аңа Татарстан җөмһүpиятенең атказанган җырчысы исемен бирәләр, Бөгелмә шәһәренең «мактаулы гражданы» исемен йөртә. Белгечлеге буенча — «мигъмаp-дизайнер».

2003 елның 14 февралендә җырчының «19» дип аталган яңа альбомы чыга.

2007 елда «Бердәм Россия» фиркәсенә керә «РИА Новости». Биш еллык тәнәфестән соң, 2008 елда, Алсу «Самое главное» («Иң мөһиме») музыкаль альбомын чыгара. Шул ук ел ахырында татар һәм башкорт телендә «Туган Тел» дип аталган тагын бер диск дөнья күрә «Интерфакс».

2009 елның 16 маенда Мәскәүдә Иван Ургант белән бергә «Евровидение» җыр конкурсының финалын алып бара. Моңа бәйле рәвештә «Күңел ачу программасын алып баручы» номинациясендә «ТЭФИ» (2009) премиясенә лаек була.

2010 елның 17 февралендә Алсуга «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме бирелә «РИА Новости».

2011 елда җырчы актив хәйрия эшчәнлеге, балаларга ярдәм күрсәткәне өчен ЮНЕСКОдан «Дөнья Артисты» исеме бирелә «РИА Новости».

Алсу дүрт тапкыр «Золотой граммофон» музыкаль бүләгенә лаек була: 1999 елда «Иногда» («Кайвакыт») җыры өчен; 2002 елда «Всё равно» («Барыбер») җыры өчен; 2003 елда «Вчера» («Кичә») җыры өчен; 2011 елда «Я тебя не придумала» («Мин сине уйлап тапмадым») җыры өчен.

Шәхси тормышы 2006 елның 18 мартында эшмәкәр, «Яңа корал технологияләре» компаниясенең директорлар советы рәисе Ян Рафаэль улы Абрамовка (1977 елның 4 декабрендә Бакуда тау яһүдләре гаиләсендә туган) кияүгә чыккан. Пар 18 ел бергә яшәгән. 2024 елның 24 маенда Пресня судының мировой судьясына Ян Абрамов белән аерылышу турында дәгъва гаризасы биргән«10 бала тапсаң да, читкә йөргән ир йөрүен дәвам итәчәк»: җырчы Алсуга язалар. intertat.tatar, 26.06.2024. Кызлары Сафина (2006), Миккела (2008),улы Рафаэль (2016) Алсуның Рафаэль исемле малае бар. «АиФ. Казань»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2000 — Eurovision-2000 дә икенче урын 2000 — Татарстанның атказанган арᴛисты 2000 — Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы 2010 — Татарстанның халык арᴛисты 2011 — Тынычлык өчен ЮНЕСКО арᴛисты 2018 — РФ атказанган арᴛисты Путин удостоил певицу Алсу звания заслуженной артистки России. Татар-информ, 31.05.2018 2019 — Башкортстанның халык арᴛистыЛәйлә Аралбаева. «Сердце Евразии»: Радий Хабиров присвоил почетные звания Алсу и солисту группы «Пицца». ИА Башинформ, 15.06.2019 2025 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстанның мәдәни һәм рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен Фәрит Мөхәммәтшин Алсуга Мәскәү Сабан туенда «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Татар-информ, 5.07.2025 2026 ― II дәрәҗә Россия империясенең беренче мөфтие исемендәге орден (Үзәкләштерелгән дини оешма – Россия мөселманнары Дини җыенының югары бүләге) ― милли музыка мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә, татар халкының һәм Россия халыкларының рухи һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өченПевица Алсу получила Орден имени Первого муфтия Российской империи. Объясняем, что за награда. Миллиард Татар, 5.10.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз Алая Роза (санаторий)

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар Төркем:Бөгелмәнең шәрәфле ватандашлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:ТЭФИ премиясе лауреатлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр