«Фән» () ― күппрофильле фәнни нәшрият, ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе. 1992 елда нигез салынган.

Тарих 1992 елда ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе буларак нигез салынган.

1994 елда ТР ФА президенты Мансур Хәсәнов республика президенты Минтимер Шәймиевка «Фән» нәшриятын үстерү өчен җитди максатчан финанс чаралары бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә.

1995 елдан фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, рус һәм татар телләрендә уку-укыту әсбаплары басыла, квартал саен рус телендә «Научный Татарстан» журналы чыгарыла.

2000 елда татар телендә «Фәнни Татарстан» журналының беренче 2 номеры дөнья күрә Издательство «Фэн». История.

Баш мөхәррирләр Беренче баш мөхәррир ― А. И. Афанасьев 2002―2014 елларда ― Б. Л. Хәмидуллин Булат Хәмидуллин. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы) 2015 елдан ― К. В. Кормушин

Басыла торган китаплар өлкәсе Нәшрият халыкара, Россия һәм республика конференцияләре материаллары җыентыкларын, квартал саен Россия фәнни цитаталаштыру индексына () кертелгән берничә вакытлы басма ― «Фәнни Татарстан», «Научный Татарстан», «Поволжская археология», ВАКның рецензияләнә торган фәнни журналлары исемлегенә кертелгән) Поволжская археология. Издательский план 2021 һәм «Россия гамәли экология журналы» () журналларын басып чыгара. «Фән» нәшрияты продукциясе күпьеллык академик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып тора.

«Фән» нәшриятының эшчәнлеге дәверендә барлык фәнни белемнәр өлкәсендә ― химия, физика, медицина, икътисад, тарих, филология, юриспруденция һ. б. өлкәләрдә 400 дән артык китап дөнья күрә.

2011 елда 15 000 данә, 2012 елда 31 мең данә продукция нәшер ителгәнМаргарита Кинсур. Медиарынок Татарстана. pandia.ru.

Җиһазланыш 2015 елдан нәшрият программа ― аппарат нәшрият комплексы белән җиһазландырылган һәм, мөстәкыйль рәвештә, нәшрият үзе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни институтлары һәм үзәкләре, Татарстан Республикасы югары уку йортлары тарафыннан әзерләнгән басмаларны чыгара, Казанда уза торган конференцияләр, форумнар, тантаналы чараларны эш материаллары белән тәэмин итә.

Бүләкләре «Региональный Лидер» (Төбәк Лидеры) республика премиясе лауреаты. Китаплары республика һәм Россия дипломнарына лаек булган.

Фотогалерея

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар Издательство «Фэн». Сайт АН РТ

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча нәшриятлар Төркем:Татар телле нәшриятлар Төркем:Татарстан Фәннәр академиясе Төркем:1992 елда нигезләнгән нәшриятлар Төркем:Татарстан нәшриятлары