Бурак Йылмаз (; 1985 елның 15 июле, Анталья) — төрек футболчысы, «Лилль» француз клубы һәм Төркия җыелма командасы һөҗүмчесе.

Серген Ялчиннан соң карьерасы дәвамында Төркиянең барлык дүрт клубы өчен уйнаган икенче футболчы: «Бешикташ», «Фенербахче», «Трабзонспор» һәм «Галатасарай».

Карьера Йылмаз карьерасында беренче клуб Төркиянең «Антальяспор» командасы була. Форвард команданың Беренче лигадан Суперлигага чыгуына зур өлеш кертә. Клуб өчен чыгыш ясаганда 78 матч уйный, аларда 35 туп кертә.

2006 елның 14 июнендә «Бешикташ» клубы составын тулыландыра. 2006/07 сезон ахырына кадәр клуб өчен 32 матч уйный, аларда 6 гол кертә. Аннары старт составында урынын югалта һәм 2007/08 сезон ахырына кадәр команда өчен нибары 6 матч уздыра.

2008 елның 8 гыйнварында, Филип Голошко алыш-бирешнең бер өлеше буларак, «Манисаспор»га бирелә. Бу клуб өчен беренче матчта хет-трик ясый. Маниса шәһәре клубы өчен чыгыш ясаган вакытта аның составында 16 матчта уйный, аларда 9 туп кертә.

2008 елның 3 июлендә Бурак «Фенербахче»га сатыла. Команда өчен чыгыш ясамый, шуңа күрә 2009 елда «Эскишехирспор»га 1 елга арендага бирелә. «Эскишехирспор»да аренда тәмамлангач, «Фенербахче»дан китә.

2010 елның февралендә «Трабзонспор» белән контрактка кул куя. 2010/11 сезонында клуб өчен 30 матчта 19 гол кертә, шул рәвешле үз командасына Төркия Суперлигасында икенче урынны алырга һәм Чемпионнар лигасына чыгарга ярдәм итә. 2011 елның июлендә команда белән яңа дүрт еллык контрактка кул куя.

2011 елның ноябрь башында футболчы белән Казанның «Рубин»Степан Томас: «Рубин» следит за Йылмазом» клубы һәм Мәскәүнең ЦСКА клубы кызыксына дигән имешләр пәйда була. «Haberturk Spor мәгълүматларына караганда, ЦСКА форвард өчен 15 млн евро тәкъдим иткәнHaberturk Spor: ЦСКА предлагает 15 миллионов евро за Йылмаза.

2011/12 сезон нәтиҗәләре буенча, 33 керткән туп белән Төркия чемпионатының иң яхшы бомбардиры була.

2012 елның 13 июлендә «Галатасарай» Бурак Йылмазны «Трабзонспор»дан күчерү турында игълан итә. Уенчының трансферы истанбуллыларга 5 млн еврога төшәЙылмаз перешёл в «Галатасарай». 2012/13 Чемпионнар лигасында 8 гол кертеп, иң яхшы бомбардирларның берсе була.

Җыелма команда Бурак Йылмаз Төркиянең төрле яшьтәге җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. 2006 елдан башлап Төркиянең беренче җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Ил командасы өчен беренче тупны 2011 елның 3 июнендә кертә.

Җыелма команда өчен барлыгы: 70 уен / 29 гол; 32 җиңү, 18 ничья, 20 җиңелү.

Казанышлар

Команда өчен «Бешикташ»

Төркия Кубогы иясе: 2006/07 Төркия Суперкубогы иясе: 2006

«Трабзонспор»

Төркия Кубогы иясе: 2009/10 Төркия Суперкубогы иясе: 2010

«Галатасарай»

Төркия чемпионы: 2012/13 Төркия Кубогы иясе: 2013/14 Төркия Суперкубогы иясе: 2012, 2013, 2015 Emirates Cup 2013 иясе

«Лилль»

Франция чемпионы: 2020/21

Шәхси

Төркия чемпионатының ел уенчысы: 2012/13 Төркия чемпионатының иң яхшы бомбардиры: 2011/12 (33 гол), 2012/13 (24 гол)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Төркия футболчылары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1985 елда туганнар Төркем:15 июль көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар