Рәшад Фаик улы Азизли (; 1994 елның 1 гыйнвары, Бакы, Азәрбайҗан) — Азәрбайҗан футболчысы, «Кешлә» клубы капкачысы.

Тормыш юлы Рәшад Азизов 1994 елның 1 гыйнварында Азәрбайҗан башкаласы Бакы шәһәрендә туа. Тумышы белән Масаллы шәһәреннән. 2010 елның 5 февралендә яңа шәхес таныклыгы алып, фамилиясен Азизли буларак алыштыра.

Футбол белән 12 яшьтән шөгыльләнә башлый. Беренче остазы — футбол белгече Адил Мәхмүтов. Алга таба Бакының «Нефтчи» клубында Ислам Кәримов һәм әтисе Фаик Азизов җитәкчелегендә шөгыльләнә, ә Бакының «Интер» клубында Роман Джафаров, ә 2009 елдан Эльшад Әхмәдов аның остазлары булалар. Закаталының «Симург» командасы составында капкачыларның тренеры Эмиль Балаев җитәкчелегендә эшлиСимург в форме.

Клуб карьерасы 2011 елда Рәшад Азизли Бакының «Нефтчи» командасы белән өч еллык контрактка кул куя, аннан 2013 елның июлендә аренда хокукында Азәрбайҗанның «Симург» премьер-лигасы клубына, Закаталы шәһәренең «Симург» клубына күчәФК «Симург» пополнил ряды голкипером «Нефтчи». Закаталы клубы белән контрактка бер елга кул куелганФК «Симург» подал заявку на сезон 2013/2014«İnter» — «Simurq»: start heyətlər «Neftçi» azlıqda "Simurq"u məğlub etdi . Клубта 94 нче номер астында чыгыш ясый94. Rəşad Əzizli .

УЕФА Европа лигасы «Нефтчи» футбол клубы уенчысы буларак, Азизли 2012/13 еллар сезонында УЕФА Европа лигасының төркем этабында катнашу өчен «Нефтчи»ның УЕФАга тапшырган гариза кәгазенә эләгә2012/13 Лига Европы УЕФА.

Азәрбайҗан җыелма командасы

17 яшькә кадәр Азәрбайҗанның 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасы өчен дебют матчы 2010 елның 22 октябрендә Португалия һәм Азәрбайҗан җыелма командалары арасында 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Европа чемпионатының сайлап алу матчында булаЧемпионат Европы среди юношей до 17 лет, (Отборочный раунд) 22.10.10: Португалия 2-0 Азербайджан.

19 яшькә кадәр Азәрбайҗанның 19 яшькә кадәр яшүсмерләр җыелма командасын яклыйEmil Balayevin əvəzinə Rəşad Əzizov .

Яшьләр командасы 2013 елның мартында Азизли Азәрбайҗанның яшьләр җыелма командасы составына 15 мартта башланган 13 көнлек укыту-күнегүләр җыеннарын уздыру өчен чакырыла, аның кысаларында җыелма команда өч иптәшләрчә матч үткәрә"Neftçi"nin 8 futbolçusu milli komandaya çağırıldı.

2-4 сентябрьдә Бакыда һәм 5-9 сентябрьдә Тель-Авивта узган укыту-күнегүләр җыеннарында катнашаRəşad Əzizli U-21-ə dəvət edilib .

Милли җыелма команда 2012 елның декабрендә Рәшад Азизли милли команданың селекция җыеннарына чакырыла, команданың баш тренеры Берти Фогтс булаВратарь «Нефтчи» вызван в сборную Азербайджана .

Искәрмәләр

Сылтамалар

Клубның рәсми сайтында «Симург» командасы составы Азәрбайҗан Профессиональ Футбол Лигасы сайтында Рəшад Азизов профиле

Төркем:Бакыда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1994 елда туганнар Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Азәрбайҗан футболчылары