Руслан Мәүлетдин улы Абдулнасыров (1978 елның 24 июле, СССР, Кыргыз ССР, Фрунзе) — Россия эшкуары, «Автосеть.РФ» компаниясе хуҗасы, Татарстан Республикасы автомобиль дилерлары ассоциациясе президенты, ТР Виндсерфинг һәм кайтинг җилкәнле спорт федерациясе президенты (2015 елдан).
Биография Руслан Абдулнасыров 1978 елның 24 июлендә Кыргызстан Республикасының Фрунзе шәһәрендә туган. Руслан Абдулнасыров Кыргызстанда үсә, анда әтисе, хәрби очучы буларак җибәрелгән була.
90-нчы еллар башында гаилә Казанга күченә, һәм Руслан Казан социаль-юридик институтының (2004 елдан Социаль белем бирү академиясе) юридик факультетына укырга керә.
Хезмәт эшчәнлеге 1999—2002 — «Эфир» телекомпаниясе, корреспондент.
2002 елдан — Orange-Auto LLCЧ.
2015 елдан — «Татарстан Республикасының виндсёрфинг һәм кайтинг җилкәнле спорт федерациясе» президенты.
2016 елдан — Татарстан Республикасының Автомобиль дилерлары президенты.
Гаилә торышы Өйләнгән, өч бала (кызлар).
Искәрмәләр
Төркем:Эшкуарлар