Илгиз Зәкиев, Илгиз Зирәк улы Зәкиев (1993 елның 19 апреле, РФ, ТР, Яр Чаллы) — эстрада җырчысы, 2018 елдан Казан шәһәр филармониясе артист-солисты, халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты (2021).

Тәрҗемәи хәле

1993 елның 19 апрелендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туган. Әтисе Зирәк ― автомеханик, әнисе ― бухгалтер. Әти-әнисе чыгышы белән Ютазы районыннан, хәзер Казанда яши. Ике бертуган апасы да гаиләләре белән Казанда тора.

Илгиз 4 яшеннән сәхнәгә чыга. 5 яшендә Чаллы Сабан туенда чыгыш ясый. Чаллыда музыка мәктәбенә укырга керә, укуын Казан музыка мәктәбендә дәвам итә. 2007 елда Казан музыка көллияте каршындагы музыка мәктәбен җыр классы буенча тәмамлаган (Л. И. Церковникова классы).

2009 елда Казан шәһәренең медицина буенча махсуслашкан 116нчы лицеен тәмамлаган.

2013 елда И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен «Академик җырлау» белгечлеге буенча тәмамлаган (Л. И. Церковник классы).

2017 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен «Опера башкару» классы буенча тәмамлаган (Л. И. Церковник классы). 2017 елда «Аткинс» программасы буенча Мария театрында (ru, Санкт-Петербург) стажировка уза. Алессандро Биччи (Италия), Михаил Светлов-Крутиков (Нью-Йорк), Тамара Новиченко (Санкт-Петербург) кебек педагогларда вокал буенча укыган.

Иҗаты Консерваториядә укыганда ук эшли башлый: официант, йөк бушатучы, әйбер китерүче була, С. Сәйдәшев исемендәге ТР Зур концерт залына хорга солист булып урнаша. Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә узган төрле концертларда, төрле мәйданчыкларда җырлый.

2015 елда Чэнду шәһәрендә (Кытай) узган форумда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән катнаша. 2018 елда бер тапкыр бирелә торган Шаляпин стипендиясе белән бүләкләнә. Консерваторияне тәмамлап, бер елдан соң (2018 елда) Казан шәһәр филармониясенә артист-солист булып урнаша. Сәхнә артында Илһам Шакиров яшь җырчыга үзенең киңәшләрен бирә. Җырчы репертуарында Илһам Шакиров репертуарыннан «Әдрән диңгез», «Җиз кыңгырау моңнары», «Кара урман» һ. б. җырлар бар.

Казан шәһәр филармониясендә татарча, русча, итальянча җырлый. 2021 елның 14 апрелендә Татар дәүләт филармониясе ярдәмендә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Моңлану» исемле беренче сольный концертын оештыра Ильгиз Закиев. Моңлану (сольный концерт), 16 04 21, КЦ Чулпан (видео, 1:27:40). Концертта бию куярга «Казан» бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәм итә.

Кайбер җырлары «Тормыш җыры» спектакленнән Басыйр җыры (Мирсәй Әмир сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе) Үзгәреш (И. Зәкиев сүзләре һәм көе) Моңлану (Фәннур Сафин сүзләре, Фәрит Хатыйпов көе) Буран булып (В. Мәхмүтова сүзләре һәм көе) Кыр казлары һ. б. «Үзгәреш», «Буран булып» (2020), «Моңлану» (2020) җырларына клип төшергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001, 2003, 2005, 2007, 2013 ― «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең I һәм II премияләре лауреаты 2005 ― халыкара сәләтле балалар конкурсы (Стамбул, Төркия) ― 2нче урын 2018 – Шаляпин исемендәге премиянең исемле стипендиаты 2011 – «Bella voce» халыкара академик конкурсы (Мәскәү) ― көмеш медаль 2011, 2016 ― «Татар моңы» җыр конкурсы (Казан) ― 3нче һәм 2нче урын 2015 – «Дельфийские игры» конкурсы (Орёл) ― «академик җыр» номинациясендә көмеш медаль иясе 2021 ― Татарстанның атказанган артисты

Гаилә хәле Өйләнгән (аерылган). Кызы Эльнара (2016).

Искәрмәләр

Әдәбият Лилия Йосыпова. Илгиз Зәкиев: «Сәхнә өчен кайбер әйберләремне саттым». «Ирек мәйданы», 2021 ел, 8 июль, 8нче бит.

Сылтамалар

Шәхси сайты Илгиз Зәкиев белән әңгәмә (видео, 3:45) zakiev_ilgiz. instagram.com Илгиз Зәкиев. ВКонтакте «Моңлану» җырына клип Илгиз Зәкиев концерты. 16.04.2021 (YouTube видео, 1:28:01)

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:Татарстанның атказанган артистлары