Вәлиев Юнер Сәлим улы (; 8 июль 1953 ел) — муниципаль хезмәткәре һәм хуҗалык эшмәкәре. Һөнәре — ветеринария табибы. Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе (2002). Башкортстан Республикасының беренче чакырылыш (1995-1999) Дәүләт Җыелышы — Корылтай һәм Башкортстан Республикасының икенче чакырылыш (1999-2003) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайланганВалеев Юнер Салимович. Милләте — башкорт.
Биографиясе Юнер Сәлим улы Вәлиев 1953 елның 8 июлендә Башкортстан Республикасының Зилаер районындагы Сабыр авылында туган.
Югары белемле — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Хезмәт юлын 1970 — Зилаер районы «Башкирский» игенчелек совхозының Сабыр бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы эшчесе булып башлый.
1970—1971 елларда — Юлдыбайзы 4-се авыл һөнәри-техник училищесының водителләр курсында белем ала.
1971—1973 елларда — Совет Армиясендә хезмәт итә.
1973—1974 — Зилаер районының «Башкирский» игенчелек совхозы бүлекчәсенең авыл хуҗалыгы эшчесе.
1974 елда — Зилаер районының «Башкирский» игенчелек совхозы водителе.
1975—1980 елларда — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетында укып чыга.
1980—1982 — Зилаер районы «Башкирский» игенчелек совхозының өлкән ветеринария табибы.
1982-1984 — Зилаер районының «Юлдыбай» совхозында баш зоотехник.
1984—1993 — Зилаер районының «Сабыр» совхозы директоры.
1993—2005 — Зилаер район Советы башкарма комитеты рәисе — район хакимияте башлыгы
2006 елдан — Башкортстан Республикасының Зилаер районы муниципаль район хакимияте башлыгыВалеев Юнер Салимович.
Җәмәгать эшмәкәрлеге 1995 елда Юнер Сәлим улы Вәлиев Зилаер районы буенча 47-се Зилаер сайлау округынан Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылыш Дәүләт Йыйылышы — Корылтай депутатлары ((1995—1999)) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлана, ә 1999 елда исә Зилаер районы буенча 46 нчы Зилаер сайлау округыннан икенче тапкыр республиканың законнар чыгару югары органына Башкортстан Республикасының 2-нче чакырылыш (1999—2003) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлыгына кандидатлыкка күрсәтелгән һәм халык аңа ышаныч күрсәткән.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе Салават Юлаев ордены Башкортстан Республикасының Мактаулы грамотасы Башкортстан Хөкүмәтенең Мактаулы грамотасы Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы грамотасы Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Мактаулы грамотасы
Шулай ук карагыз
Башкортстан Республикасының 1-се чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Башкортстан Республикасының 2-се чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
Искәрмәләр
Чыганаклар
Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. Документы и материалы / Сост. В. Г. Азнагулов, З. Г. Хамитова. — Уфа: Гербы, 2005. — К. 2. — ISBN 5-8258-0204-5.
Сылтамалар
Презентовали книгу о нашем земляке Юнер Валеев Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Җылаер районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1953 елда туганнар Төркем:8 июль көнне туганнар