Сөләйман Рөстәм (; 1906 — 1989) — Азәрбайҗан совет шагыйре, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Азәрбайҗан ССР гимны сүзләренең авторларының берсе (Сәмәд Вургун һәм Хөсәен Ариф белән бергә).
Азәрбайҗан ССРның Халык шагыйре (1960). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1976). 1940 елдан СБКФ әгъзасы.
Тормыш юлы 1906 елның 12 мартында Новхан авылында (хәзер Азәрбайҗанның Апшерон районы) тимерче гаиләсендә туа.
Революциягә кадәр рус-татар мәктәбендә укый. Ул вакытта мәктәптә Сөләйман Сани Ахундов директор һәм педагог була, Сөләйман Рөстәм язганча, ул анарда әдәбият белән кызыксыну уята, ә ул чордагы танылган педагоглар — М. Вәзиров, Р. Таиров, А. Исрафилбәйли бу кызыксынуны ныгыта. Аннан соң ул Бакы электр техникумына укырга керә, аннан соң — Азәрбайҗан дәүләт университетының көнчыгыш факультетына укырга керә, анда Җәфәр Җаббарлы, Әфрасияб Бәдәлбәйли, Вәли Хулуфлу аның курсташлары булалар, күренекле язучы Әбдүррәһимбәк Ахвердиев аларның педагогы була.
1929 елда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетында белем алуын дәвам итә. 1937 елдан башлап Мәшәди Әзизбәков исемендәге Азәрбайҗан дәүләт драма театры директоры булып эшли. 1971—1989 елларда ул Азәрбайҗан ССРның Югары Советы рәисе. Сөләйман Рөстәм шагыйрь генә түгел, тәрҗемәче, әдәбиятчы да булган. Ул Низаминың «Серләр хәзинәсе»н (Аббасали Саровлу белән берлектә), Иван Крылов, Александр Грибоедов, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов һ. б. әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итә. Рөстәм әсәрләре дөньяның күп телләренә, шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителгән.
Рөстәм «Эдебийет газети» («Әдәби газета») газетасының баш мөхәррире булып эшли. Азәрбайҗанның, ССРБның күп кенә дәрәҗәле премияләре лауреаты.
1989 елның 10 июнендә вафат була. Бакыда Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнгән.
Хәтер
2006 елда Азәрбайҗанның Сөләйман Рөстәмгә багышланган почта маркасы чыгарыла. Бакыда аңа мемориаль такта куелганПамятники Азербайджана. Бакыдагы урам аның исемен йөртә.
Иҗат 1927 елда язылган беренче шигырь җыентыгы — «Кайгыдан шатлыкка», шагыйрьнең 20 нче елларда иҗат ителгән күп кенә шигырьләре («Партизан Али», «Кулсыз герой») комсомолга, гражданнар сугышына, Совет власте өчен көрәшчеләрнең батырлыгына багышлана.
1930 нчы елларда («Төн романтикасы») иҗат иткән әсәрләрнең төп тематикасы — коллектив хезмәт романтикасын торгызу. «Яхшы иптәш» поэмасы Муган далаларында мамык үстерүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышлана. 1939—1940 елларда Рөстәм «Гачаг Наби» пьесасын иҗат итә.
Бөек Ватан сугышы елларында язылган патриотик шигырьләр («Көн киләчәк», «Азәрбайҗанның улларына», «Картның җавабы») совет кешеләренең батырлыгына һәм фидакарьлегенә, аларның дошманны җиңүгә какшамас ышанычына багышлана. Сөләйман Рөстәмнең «Ана һәм хат ташучы» (1942) шигыре зур популярлыкка казана.
Сугыштан соңгы елларда шагыйрь азәрбайҗан ярлыларының Ирандагы авыр тормышына һәм Совет Азәрбайҗанның сугыштан соңгы чәчәк атуына багышланган «Ике яр» шигырьләр җыентыгын яза. «Гафур йөрәге» поэмасында күкрәге белән командирын дошман пулясыннан каплаган сугыш герое Гафур Мамәдов образы торгызылаМ. А. Дадашзаде. История Азербайджанской литературы. Издательство: «Маариф» — 1987.
Бүләкләр
Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — «Ике яр» (1949) шигырьләр җыентыгы өчен. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1976 елның 15 июне) өч Ленин ордены (шул исәптән 1946 елның 25 февралендә, 1976 елның 15 июнендә) ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (шул исәптән 1956 елның 29 октябре) Халыклар Дуслыгы ордены (1984 елның 16 ноябре) Азәрбайҗан ССРның халык шагыйре (1960) Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1943) Азәрбайҗан ССРның дәүләт премиясе
Искәрмәләр
Әдәбият
М. А. Дадашзаде «История Азербайджанской литературы» Издательство «Маариф» — 1987
Сылтамалар
Азербайджанская Литература — Сулейман Рустам (1906—1989) К 100-летию со дня рождения Сулеймана Рустама Suleyman Rustam Сулейман Рустам Некролог
Төркем:Бакы дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Азәрбайҗан телле шагыйрьләр Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Азәрбайҗан драматурглары Төркем:ССРБ драматурглары Төркем:XX гасыр драматурглары Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:Азәрбайҗан тәрҗемәчеләре Төркем:ССРБ тәрҗемәчеләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:Азәрбайҗан шагыйрьләре Төркем:Азәрбайҗан халык шагыйрьләре Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Бакыда вафатлар Төркем:1989 елда вафатлар Төркем:10 июнь көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1906 елда туганнар Төркем:12 март көнне туганнар