Мортазин Әхәт Мотаһар улы (6 февраль 1959 ел — 13 март 2018 ел) — журналист, 1986-2018 елларда Башкортстан радиосы һәм телевидение дикторы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009).
Биографиясе Әхәт Мотаһар улы Мортазин 1959 елның 6 февралендә Башкорт АССРның Учалы районыЯңа Байрамгул авылында туган.
1986 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлый.
1986 елда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә иҗади конкурсны уңышлы үтеп, радиотапшырулар студиясендә диктор булып эшли башлый. Аннары «Башкортстан» һәм «Юлдаш» радиоларында һәм Башкортстан юлдаш телевидениесендә тапшырулар алып бара.
2018 елның 13 мартында Уфа шәһәрендә вафат булдыБашҡорт радиоһы дикторы, «Башҡортостандың алтын тауышы» Әхәт Мортазин арабыҙҙан китте. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018, 14 мартӨфөлә башҡорт радиоһы дикторы Әхәт Мортазин менән бәхилләштеләр. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018, 15 март. Гаиләсе Хатыны ― Тәнзилә Үлмәсбаева (1963), радиожурналист, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2014). Улы Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлаган, Уфаның Киров районы башлыгы урынбасары булып эшли, кызы Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты дипломын алган, аның республика башкаласында үз бизнесы бар.Иван Вавилов. «У радио свои законы»: Танзиля Ульмясбаева — о секретах творческого долголетия и вызовах времени. ИА «Башинформ», 14.03.2023 Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының халык артисты Башкортстан Республикасының атказанган артисты
Хәтер
Уфада легендар диктор Әхәт Мортазин истәлегенә волейбол турниры бара. Әхәт Мортазин «Юлдаш» радиосының ел саен үтә торган волейбол кубогында катнаша торган булган. Хәзер турнир аның исемен йөртәУфада легендар диктор Әхәт Мортазин иҫтәлегенә волейбол турниры бара. «Башинформ» мәгълүмат агентлығы, 2019 ел, 24 апрель. Башкортстанның легендар дикторы, халык артистының тууына 60 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе 6 февральдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында уза».«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2019 йыл, 11 гыйнвар]</ref>.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Мортазин Әхәт Мотаһар улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Уфада вафатлар Төркем:2018 елда вафатлар Төркем:13 март көнне вафатлар Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:1959 елда туганнар Төркем:6 февраль көнне туганнар