Камил Искәндәр улы Сәмигуллин (1985 елның 22 мартында, Красногорский, Звенигово районы, Мари АССР) –мөселман дин әһеле, мөфти, Коръән-хафиз, хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, Россия ислам институты мөгаллиме, Әбү Хәнифә һәм әш-Шәфигый аша Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа торган белемнәр чылбырына (силсилә) ия. Татарстан тарихындагы иң яшь мөфти. Джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, куе кызыл билбау иясе.
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2016), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы (2020-2022).
«Коръән белеме» белгечлеге буенча Ислам фәннәре докторы (2022) Хәзерге заман ислам фәненә беренче тапкыр XIX–XX гасыр башында татар дин галимнәренең Коръән белеме өлкәсендә керткән өлеше тәкъдим ителде. ТР МДН, 11.10.2022.
Биография
1985 елның 22 мартында Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасының (бүгенге Марий Эл Республикасы) Звенигово районы Красногорский бистәсендә туа.
2000 елда Волжск шәһәрендә 9нчы сыйныфны тәмамлый һәм Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә һәм Казан шәһәренең 11нче кичке мәктәбенә укырга кергән. Татар дин галиме Габделхак Саматовтан һәм Вәлиулла хәзрәт Якуповтан дәресләр алган, нәтиҗәдә «Иман» нәшрияты аның берничә китабын бастырып чыгарган.
Яшь чагында грек-рим көрәше, футбол, тхэквондо белән шөгыльләнгән, чаңгы шуган.
2003 елда Махачкала шәһәрендәге Төньяк-Кавказ Ислам Университетына укырга керә.
2003-2007 елларда Истанбул шәһәрендә (Төркия) «Исмәгыйль ага» мәчете каршындагы мәдрәсәдә шәех Мөхәммәд Әл-Уфыйда белем ала. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазә (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.
2007 елдан 2008 елга кадәр Төмән өлкәсенең Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам булып эшли.
2008 елда Казандагы «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана.
2011 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәклиРуководство // Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте сайты.
2012 елда фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, Татарстан Респуликасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, ТР баш казый киңәшчесе, Экспертлар советы җитәкчесе булып тора.
2008-2013 елларда Россия ислам институтының шәригать факультетында белем ала. 6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.
2013 елның 6 мартыннан – ТР мөфтие вазыйфаларын башкаручы.
2013 елның 17 апреленнән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти.
2013 елның 22 октябрендә Уфа шәһәрендә Россия Үзәк Диния нәзарәте оешуга 225 ел тулу һәм РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы кысаларында, шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. 2014 елның 31 маенда Россия Федерациясе Җәмәгать палатасына сайлауларда катнашты.
2015 елның 10 гыйнварында Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в) ясалган карикатурага кискен каршы чыкты. Ул моны «бөтен кешелеккә һәм, иң беренче чиратта, исламга каршы ясалган һөҗүм» дип атады.
Рус, татар, гарәп, төрек телләрендә иркен аралаша, иске татар телендә укый һәм аңлыйМуфтий РТ Камиль Самигуллин получил коричневый пояс по джиу-джитсу ..
Яраткан шөгыльләре: китаплар, татар дин галимнәре мирасын өйрәнү, җиңел атлетика.
Джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, куе кызыл билбау иясе. 2021 елда, беренче динара экспедицияне җитәкләп, Эльбруска менә.
Мәгърифәтчелек һәм уку-укыту эшчәнлеге 2004-2007 елларда – мәдрәсдә укыганда фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.
2007-2008 елларда Төмән өлкәсенең Нижневартовск районы Новоаганск мәчете каршындагы мәдрәсәдә укыта.
2008 елдан, Казандагы «Тынычлык» мәчетенең имамы булып сайланганнан соң, мәчеттә Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен түгәрәк оештыра. Мәчеттә шулай ук гарәп теле, фикъһе һәм гакыйдә буенча дәресләр алып бара.
2009 елда Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча иҗазәт ала, азан буенча иҗазәте бар. Иҗазәне Мөхәммәд Заһид Кәүсәринең шәкерте Мөхәммәд Әмин Сираҗ бирә.
2010 елда «Дарульфикр» белем бирү порталы белән актив хезмәттәшлек итә, биредә ул «Мөхтәрәл әл-Кудури», «Нур әл-Идах» дип исемләнгән абруйлы хәнәфи китаплары буенча белем бирә. Шул ук вакытта «ВКонтакте» социаль челтәрендә ислам фәннәре буенча йөздән артык дәрес урнаштырыла, «Нур аль Идах».
2010 елның сентябрендә «Милли үзенчәлек һәм дин» I Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында катнаша.
2011 елның июлендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Сәмигуллин тарафыннан 30дан артык китап басмага әзерләнә.
2011-2012 елларда Казан ислам көллиятендә матуриди гакыйдәсе һәм хәнәфи фикъһы буенча дәресләр алып бара, җәйге мөселман яшьләре лагерьларын оештыруда катнаша.
2012 елда Казанның «Борнай» мәчетендә яшьләр өчен әхлак нигезләре һәм гаилә кыйммәтләре буенча дәресләр алып бара.
2012 елда шәех Абдуррахим Лакримнан (Марокко) алты хакыйкый хәдисләр җыентыгын укытуга изаҗәт ала.
2013 елда намаз вакытларын унификацияләү буенча комиссияне җитәкли. Нәтиҗәдә хәнәфи фәтвалары (Такы Усмани, Шиһабетдин Мәрҗани, Баруди) һәм КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы исәпләүләре нигезендә бөтен Россия өчен иң төгәл намаз вакытлары исәпләп чыгарыла. 2014 елның 5 июнендә әлеге намаз вакытлары бөтен Татарстан Республикасы буенча үз көченә керде. Моннан тыш, Татарстанның барлык 45 районы өчен дә татар телендә «намаз вакытлары» кушымтасы эшли башлады. Әлеге программа Android һәм IOS нигезендә булдырыла.
2014 ел башыннан Россия ислам университетының Шәригать факультеты студентларына хәнәфи фикъһы нигезләрен укыта.
2014 елда «Дөньядагы беренче мөселман онлайн-фестивале»нең беренче сессиясендә ачык дәрес белән чыгыш ясый һәм 32 мең тыңлаучыны җыя.
2014 елда «Ислам.ру» сайтында шәхси блог алып бара башлый.
2014 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте структурасында Сәмигуллин башлангычы белән Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырыла. Әлеге бүлек Изге китапны бастыру, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләү белән шөгыльләнә, шулай ук Татарстанда Коръән хафизлар әзерләү бурычларын гамәлгә ашыра.
2015 елдан Татарстанның барлык дини урта һөнәри белем бирү оешмалары бердәм белем бирү стандартларына күчә, моның өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Укыту-методик берләшмәсе эше оештырыла. Стандартлар Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә кертүгә әзер.
2015-2016 елларда барлык мәдрәсәләргә мөфтият белгечләре тарафыннан әзерләнгән 52 исемдәге дәреслек таратыла.
2017 елда Сәмигуллин башлангычы белән смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында «Татарский для начинающих» дип исемләнгән махсус канал һәм иске татар телендә канал булдырылды, республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча «Без – татарлар» укыту программасы эшләнде, татар телен интернет челтәрендә, аерым алганда, социаль челтәрләрдә пропагандалау буенча мәгълүмати кампания тормышка ашырылды.
2017 елда Сәмигуллин тырышлыгы белән «Хозур ТВ» мөселман телеканалы булдырылды. Канал Татарстан һәм Башкортстан Республикалары территориясендә кабельле тапшырулар режимында трансляцияләнә.
2017 елда бердәм гомумреспублика номеры +7(939) 50 50 700 – «ТР мөселманнары Диния нәзарәте ышаныч телефоны» эшли башлады. Аның аша борчыган дини сорауларны телефоннан шалтыратып һәркем бирә ала.
2019 елда яңа иҗазә – Коръәнне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъба риваяте белән өйрәтү мөмкинлеге бирүче таныклык алды.
2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”се расланды.
2019 елда Россиядә «Даруль ифта» беренче федераль бушлай мөселман call-үзәге эшли башлады.
2021 елда беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлады.
2022 елның 11 октябрендә Болгар ислам академиясендә «Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше» темасына докторлык диссертациясе яклап, “Коръән белеме” белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе алаАрслан Минвалеев. «В Болгаре наступил сезон диссертаций»: муфтий Татарстана готовится стать доктором наук. Татар-информ, 10.10.2022.
Нәшрият эшчәнлеге 2013 елда Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында «Хозур» нәшрият йортына, «Азан» мөселман радиосына нигез салына. “Хозур” Нәшрият йорты Россиядәге иң зур мөселман медиахолдингларыннан санала.
Бүгенге көнгә Нәшрият тарафыннан 250 дән артык хезмәт әзерләп бастырылды, аларның гомуми тиражы 750 меңнән артып китә.
Басмаларның төп өлеше – Әбү Хәнифә, Матуриди, Тәһави, Әл Газнәви, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдин, К. Насыйри, Ә. Максуди, Г. Карабаш һ.б. авторлыгында.
Хәзерге авторларның хезмәтләре: ислам нигезләре, фикһ, гакыйдә, сира. Дәреслекләр һәм уку әсбаблары бастырылды.
Эксперт советы басмаларны идеологик иминлек ягыннан карый.
2013 елда «Ислам Тудэй» сайтында үзенең персональ блогын ача, шулай ук сайтта укучыларның сорауларына җавап бирә, укучыларның меңнән артык соравына җавап биргән.
2013 елда «Бәйтуль хикмә» (Хикмәт йорты) онлайн-мәдрәсә проектын эшләтеп җибәрә. Әлеге ресурста ислам хокукы дәресләрен алып барды.
2013 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Darul-Kutub.com электрон китапханәсен эшләтеп җибәрә. Нәзарәтнең Darul-Kutub дип исемләнгән электрон китапханәсе инкыйлабка кадәрге классик татар галимнәре һәм дин белгечләренең, шулай ук бүгенге көн авторларның китапларын үз эченә ала. Иң мөһим казаныш булып 2017 елда фондның баетылуы тора – бүгенге көндә анда инде 854 китап, шул исәптән сирәк һәм иске хезмәтләр дә, урын алган.
2014 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте инкыйлабка кадәрге «Шура» журналы һәм «Дин вә мәгыйшәт» газетасы эшчәнлеген яңадан башлады.
Дини дәгъват 2017 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы кабель аша тапшырулар алып баруга күчте.
2018 елда “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады, кабельле телевидение Татарстан, Башкортостан Республикаларында, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Кырым, Дагыстан, Чуашстан Республикаларында, Воронеж өлкәсендә, Пермь краендагы 2 млн. йорт хуҗалыгында күрсәтә, “Хозур ТВ”ның youtube-каналына 1 миллионнан артык кеше язылган.
Тапшырулар татар һәм рус телендә чыга.
«Ислам Тудэй» – Россиядә һәм БДБ илләрендәге иң эре мөселман интернет-порталы, аны ай саен 2 миллионнан кеше артык укый.
“Азан” мөселман радиосын бер тәүлеккә 15 мең кеше тыңлый.
"Шура" журналы, "Умма", “Дин вә мәгыйшәт” газеталары яңадан чыга башлый.
“Ислам террорга каршы” terrora-net. – экстремизмга һәм терроризмга каршы портал эшли, "Ислам без стереотипов", “Сирия. Билеты в один конец”, "Путь в никуда” документаль фильмнары төшерелә.
Социаль челтәрләрдә 38 төркем бар, аларга 2,6 миллионнан артык кеше язылган.
9 мобиль кушымта бар: “Коран.Тафсир”, “Коръән.Тәфсир”, “Татар мәдрәсәсе”, “Куръан”, “Время намаза”, “Намаз вакытлары”, Радио «Азан», “Халяль гид”, “Хузур ТВ”.
2018 елдан ислам нигезләренә һәм намаз укырга өйрәтү юнәлешендәге “Ислам. Беренче адымнар” проектына фатиха бирелә. Проект кысаларында 600 дән артык кеше намазга басты, Ислам дине кануннарын үтәп яши башлый.
Коръәнне өйрәнү буенча эшчәнлек 2014 елда Казанның Кол Шәриф мәчетендә Россиядә беренчеләрдән булып бертуктаусыз Коръән укый башладылар. Коръән уку бүгенге көндә дә дәвам итә. 2015 елда әлеге эстафетаны Болгар шәһәрендәге Ак мәчет тә кабул итә.
2016 елда Коръәннең классик булып танылган «Кәлам Шәриф» яңа басмасы әзерләнә һәм нәшер ителә. Бөтен дөньяга танылган танылган «Казан басмасы»н яңартып бастыруны Россиядә Коръән бастыру традицияләренең яңарышы дип атарга була.