Иерусалим ( Йерушала́им, әл-К̣удс) - Якын Көнчыгышта урнашкан борынгы шәһәр. Халкы якынча 770 000 кеше, мәйданы 125 км². Халкының 65% - яһүдиләр, 32% - мөселманнар, 2% - христианнар, 1% - башкалар.
Тарих Иерусалимда археологик казу эшләре 1864 елда башлана һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Б.э.к. V-IV мең еллык - кеше яшәвенең беренче билгеләре. Б.э.к. XIX гасыр — Мелхиседек патшаның идарәсе заманы. Б.э.к. 1000 ел — б.э.к. VI гасыр — Исраил һәм Яһүд патшалыклары заманы. Б.э.к. 598 ел — Вавилон патшасы Навуходоноср шәһәрне яулап ала. Б.э.к. 586 ел — Сөләйман гыйбадәтханәсе вавилонлылар тарафыннан җимерелә. Б.э.к. 516 — 70 ел — Икенче гыйбадәтханә чоры. 70 ел — Яһүдләр күтәрелеше һәм Икенче гыйбадәтханәнең римлылар тарафыннан җимерелүе. 6 ел — 638 ел — Рим һәм Византия идарәсе. 638 ел — шәһәр гарәпләр тарафыннан яулап алына. 638 ел — 1300-еллар - гарәпләр идарәсе. 1099 ел 7 июнь — Беренче тәре явы нәтиҗәсендә Иерусалим тәре йөртүчеләр тарафыннан басып алына. 1187 елда Мисыр һәм Сүрия солтаны Сәләхетдин Әюби тәре йөртүчеләрнең гаскәрен тар-мар итеп Иерусалим шәһәрен азат итә. 1300-еллар - 1917 ел — Мәмлүкләр һәм Госманлылар идарәсе. 1917 ел — 1948 ел — Британия мандаты чоры. 1948 ел — 1967 ел — Иерусалим Үрдүн һәм Исраил арасында бүленгән. 1967 ел — Алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә бөтен Иерусалим Исраил кулына күчә. БМО тарафыннан шәһәрнең көнчыгыш өлешендә Исраилнең хакимияте танылмый.
thumb|center|800px|Иерусалимның таудан күренеше
Төркем:Иерусалим Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар