Советлар Союзы Коммунистик Партиясе яки Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе (tat.lat. Sovetlar Berlege kommunistik firqäse, , сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Республикалар Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — СССРның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус СССР конституцияләрендәКонституция (Основной Закон) Союза Советских Социалистических Республик (утверждена постановлением Чрезвычайного VIII Съезда Советов Союза Советских Социалистических Республик от 5 декабря 1936 года). Статья 126Конституция (Основной Закон) Союза Советских Социалистических Республик (Принята на внеочередной седьмой сессии Верховного Совета СССР девятого созыва 7 октября 1977 г.) Стаья 6. беркетелә. Фирканең генерали секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.
1991 елның 6 ноябрендә таратыла.
Тарих Фирка 1898 елда берничә социал-демократик һәм марксистик түгәрәкләр нигезендә оештырыла. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең оештыру съезды Минскида 1898 елның 13—15 мартында үткәрелә.
1917 елда Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе курамыннан Россия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе аерылып чыга. 1918 елдан — Россия коммунистик (большевистик) фиркасе, 1925 елдан — Бөтенсоюз коммунистик (большевистик) фиркасе, 1952 елдан — Советлар Берлеге коммунистик фиркасе.
1991 елның 23 августында РСФСР җирендәге СБКФ эшчәнлеге туктатыла, аның милеге конфискацияләнә. 1991 елның 6 ноябрендә РСФСР Президенты указы буенча тыела һәм таратыла.
Әгъзалар саны ЕлӘгъзалар саны1927 ел 786288 кеше1937 ел 1453828 кеше1941 ел 2490479 кеше1945 ел 3965530 кеше1950 ел 5510787 кеше1955 ел 6610238 кеше1960 ел 8017249 кеше1965 ел 10811443 кеше1970 ел 13395253 кеше1972 ел 14109432 кеше1973 ел 14330525 кеше1989 ел19487822 кеше
Генераль (беренче) сәркатипләре
1922–1953 Йосыф Сталин1953 Георгий Маленков1953–1964 Никита Хрущёв1964–1982 Леонид Брежнев1982–1984 Юрий Андропов1984–1985 Константин Черненко1985–1991 Михаил Горбачёв1991 Владимир Ивашко (в. б.)
Галерея
Моны да карагыз Россия Федерациясе коммунистик фиркасе Большевизм «Фирка алтыны» Правда
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ Төркем:Социалистик фиркаләр * Төркем:Коммунистик фиркаләр