Тимур Сөләйманов, Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов (1987 елның 4 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 сентябреннән 2022 елның декабренә кадәр — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.Арсений Каримов. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановны билгеләде. Татар-информ, 11.09.2021 2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе. Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов яңа вазифага билгеләнде. Татар-информ, 9.01.2023

Тәрҗемәи хәле 1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Әтисе – Җәүдәт Сөләйманов,галим, техник фәннәр докторы (2000), КФУ профессоры (2001), шагыйрь.

Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2009), икътисад факультетын (2007, Испания), КФУ Идарә һәм территориаль үсеш институтының аспирантурасын (2012 ел) тәмамлаган. Инглиз, испан, алман телләрен белә.

Хезмәт юлы 2008—2009 елларда — «Сәләт» яшьләр үзәге яшьләр белән эшләү буенча белгече.

2010—2014 елларда — «ТР Студентлар лигасы» Президенты.

2014—2018 елларда — «Сәләт» башкарма директоры.

2018—2021 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.«Мы начинаем» — министр по делам молодежи Татарстана представил замов. tatcenter.ru, 27.07.2018

2021-2022 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.Тимур Сулейманов возглавил министерство молодежи Татарстана. tatcenter.ru, 11.09.2021

2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе. Источник: Тимур Сулейманов покинет пост министра по делам молодежи РТ. Бизнес-онлайн, 31.12.2022

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011, 2017 — Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хаты 2013 — Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты 2016 — «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» көмеш мактау билгесе 2017 — Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты Искәрмәләр

Сылтамалар Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы. tatcenter.ru

Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Гранада университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары