Баһаветдинов Марат Риф улы () (24 июль 1947 ел) — Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Милләте - татар.
Биографиясе Марат Риф улы Баһаветдинов 1947 елның 24 июлендә БАССРның Октябрьский шәһәрендә дөньяга килгән.
1971 елда Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган.Багаутдинов Марат Рифович//Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 ISBN 5-8258-0204-5
Хезмәт юлын 1966 елда механикалаштырылган эшләр идарәсендә слесарь булып башлаган. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, монтажчы, мастер, прораб, өлкән прораб, баш инженер, БНПС трестының төзелеш идарәсе җитәкчесе вазифаларында эшләгән.
1979 елда трестның техник бүлеге җитәкчесе булып, 1980 елда шул ук трестның партком секретаре итеп сайлана.
Баһаветдинов Марат Риф улы аннары "Башсельмаш" заводының директор урынбасары, "Башнефтегазмонтаж" трестының баш инженеры булып эшли.
1988 - 1992 елларда халык депутатларының Нефтекама шәһәр Советы рәисе булып эшли.
1992 елдан "Инвестор" фирмасы директоры вазифасында хезмәт куя.
Нефтекама шәһәренең 98 нче Дорожное сайлау участогына Башкорт АССРның 12 нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
Гаиләсе Өйләнгән, хатыны белән 2 бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Карагыз
БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге
Искәрмәләр
Чыганаклар Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 21.
Сылтамалар
12 созыв (БАССР)
Төркем:Шәхесләр:Нефтекама Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Октябрьскида туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1947 елда туганнар Төркем:24 июль көнне туганнар