Хәсән Усманов (9 гыйнвар 1975 ел) —эстрада җырчысы, башкорт халык җырларын башкаручы. Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2006), Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2014).
Биографиясе Хәсән Хаҗиәхмәт улы Усманов 1975 елның 9 гыйнварында Башкорт АССРның Әбҗәлил районы Аскар авылында туган.
1982 елдан 1992 елга кадәр Аскарның 1 нче урта мәктәбендә укый, бер үк вакытта сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә ( укытучысы Сәгадәтов И. А).
1990 елда Хәсән Урал аръягындагы музыка мәктәпләре арасында үткәрелгән яшь музыкантлар зональ конкурсы лауреаты дипломына лаек булаЕдиный портал башкирской культуры. УСМАНОВ ХАСАН ХАЖИАХМЕТОВИЧ.
1992 елда Сибай каласындагы политехник колледжга укырга керә. 1993-1995 елларда Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1995-1996 елларда Сибайда укуын дәвам итә, «Йәнгүзәл» вокаль ансамбле составында чыгыш ясый.
1996 елда башкорт халык җырын башкаручыларның Сибайда уздырылган 1 нче төбәкара конкурста катнаша. Талантлы җырчыны Камил Абдрахман улы Вәлиев Уфа сәнгать училищесына вокал бүлегенә укырга чакыра. В 1996-2000 елларда Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә (И.Г.Ивашков классы) укый.
Укыган чорда Сибай, Уфа, Казан, Нальчик һәм башка шәһәрләрдә үткән төрле югарылыктагы җыр бәйгеләренең лауреаты була.
2000-2006 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында укый (профессор М. С. Алкин классы) һәм аны магистр дәрәҗәсендә тәмамлый. 2001 елдан уку белән бергә республика һәм Россия буйлап гастрольләрдә йөри.
2003 елда башкорт музыкасын пропагандалау һәм яшь җырчыларга ярдәм күрсәтү максатларында «Хәсән» иҗади студиясен ачаРысkужа ауылы сайты.
2004-2006 елларда — Башкорт дәүләт филармониясе солисты, 2007-2008 елларда — «Мирас» ансамбле (Уфа) солисты. 2008-2009 елларда Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгының Укучы яшьләр үзәгендә эшли.
2003 елдан «Хәсән» иҗади студиясе җитәкчесе һәм солисты.
Иҗаты Хәсән Усманов башкорт халык һәм эстрада җырларын оста башкарган җырчы буларак билгеле. Аның репертуарында: башкорт халык җырларыннан — «Абдрахман», «Азамат», «Сибай», «Урал», «Шәүрә» һәм башкалар; эстрада җырларыннан — «Бөрҗән кызы» (В. Котдусов), «Агыйделдә ак томан» (М. Смаков, М. Ишбулатов), «Чулпаным булсаң гына» (М. Әбделмәнов), «Таң йолдызы» (Р. Мортазин), «Яра» (Р. Арсланов, Г. Әхмәтхуҗина), «Гомеркәйләр бер генә» (А. Галиев, Г. Умергалина) һәм башкалар бар.
«Юлдаш» радиосы фондында йөздән артык җыры саклана.
Конкурсларда катнашуы
Әсма Шәйморатова исемендәге 1-нче конкурс — лауреат (Уфа); «Ирәндек моңнары — 1997» 2-нче халыкара башкорт халык җырын башкаручылар конкурсы — лауреат (Сибай); «Урал моңы — 1998» Халыкара төрки җыр конкурсы — дипломант (Уфа); «Урал моңы — 1999» Халыкара төрки җыр конкурсы — лауреат (Уфа); «Татар жыры — 1999» халыкара татар җыры конкурсы — лауреат һәм дипломант (халык җырын иң яхшы башкарган өчен), (Казан); «Төньяк Кавказ студентлар язы — 1999» Төбәкара конкурс-фестивале — лауреат һәм дипломант (Нальчик, Кабарды — Балкария); «Яшьлек-шоу — 2000, 2002, 2003, 2004» Республика конкурс — фестивальләре — «Ел ачышы», «Ел җырчысы» һәм башка номинацияләр лауреаты; «Бәллүр сандугач — 2004» — Республика телевизион конкурсы лауреаты («Ел җыры» номинациясе), (Уфа, Гран-при).
Хәсән Усмановның соло альбомнары
«Очрашуны көтәм», CD альбом, БТВ-медиа, 2002; «Өметемне өзмә», аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2002; «Яле, иркәм», аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2003; «Яле, иркәм», видеоальбом, «МОҢ» студиясе, 2004; «Кошлар китә», CD аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2005; «Башкорт халык җырлары», CD аудиоальбом, «Йолдыз» студиясе, 2005; «Йөрәк тамыры», CD аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2007; «Белермен кадереңне», МР-3 аудиоальбом, «Хәсән» студиясе, 2010; «Чулпаным булсаң гына», DVD видеоальбом, «Хәсән» студиясе, 2012; «Син-тал, мин-кош», МР-3 аудиоальбом, «Хәсән» студиясе, 2014; «Туган илем — Әбҗәлил», автор проекты, МР-3 аудиоальбом<ref name="Рысҡужа ауылы сайты"> Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты — «Искәндәр һәм Ләйсән» музыкаль комедиясендә төп рольне башкарган өчен (2006) «Алтын Урал» халык иҗади премиясе лауреатлары (Зилә Усманова белән) (2013).
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты — «Искәндәр һәм Ләйсән» музыкаль комедиясендә төп рольне башкарган өчен (2006) «Алтын Урал» халык иҗади премиясе лауреатлары (Зилә Усманова белән) (2013)Рысkужа ауылы сайты. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2014).
Гаиләсе Хатыны — Зилә Усманова, җырчы. Кызы — Шәүрә, улы — Урал.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рыскуҗа авылы сайты Единый портал башкирской культуры. УСМАНОВ ХАСАН ХАЖИАХМЕТОВИЧ
Аудиоязмалар
18.05.2012 «Юлдаш» радиосы, «Әңгәмәләр» тапшыруы, Моңлы пар — Зилә һәм Хәсән Усмановлар(недоступная ссылка) 14.05.2015 «Юлдаш» радиосы, «Самавыр янында» тапшыруы, Популяр җырчы, Шәехзада Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Хәсән Усманов белән очрашу(недоступная ссылка) 16.01.2018 «Юлдаш» радиосы, «Самавыр янында» тапшыруы, Бездә кунакта — Зилә һәм Хәсән Усмановлар
Видеоязмалар
Bashkir song Hasan Usmanov — Йәнбикә — Хәсән Усманов Хәсән Усманов — Кошлар китә Хәсән Усманов — Яра
Социаль челтәрләр
«Бәйләнештә», Хәсән Усманов сәхифәсе Фейсбук, Хәсән Усманов сәхифәсе «Бәйләнештә», Зилә Усманова сәхифәсе
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Әбҗәлил районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1975 елда туганнар Төркем:9 гыйнвар көнне туганнар