Мөхәмәтҗәнов Фаек Тимерҗан улы (10 март 1921 ел — 2 июнь 2009 ел) — башкорт шагыйре, журналист. 1943 елдан — КПСС, 1957 елдан — СССР Журналистлар берлеге, 1982 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елдагы совет-япон сугышында катнашучы. 2‑нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985), "Кызыл Йолдыз" (1945) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1976) орденнары кавалеры. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).

Биографиясе Фаек Тимерҗан улы Мөхәмәтҗәнов 1921 елның 10 мартында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Борай районы) Зур Бадрак авылында туган.

Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елда совет-япон сугышында катнаша.

Сугыштан соң мәктәптә военрук, электровоз машинисты була. Сахалин өлкәсендә парторг, диспетчер, шахта начальнигы ярдәмчесе булып эшли. 1965 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1954-1981 елларда «Совет Башҡортостаны» гәзите журналисты була, бер үк вакытта 1956-1958 елларда һәм 1960-1981 елларда бүлек мөдире вазифасын үти.

2009 елның 2 июнендә Уфада вафат була.

Иҗади эшчәнлеге «Оста малай» исемле тәүге китабы 1960 елда нәшер ителә. Фаек Мөхәммәтҗанов 11 шигырь һәм поэмалар җыентыклары авторы, шул исәптән — «Күңел көзгесе» (1972), «Әнкәемнең куллары» (1981), «Көзләремнең багам күзенә» (1991) һ.б.

Китаплары

Яраткан гадәт: шигырьләр. — Уфа, 1988. Җир эндәшә: шигырьләр, поэмалар. — Уфа, 2001. Туган ягым җылысы: шигырьләр. — Уфа, 2006. Батырлык эзе: шигырьләр, поэмалар. — Уфа: Китап, 2008. — 140 с. ISBN 978-5-295-04501-1

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980) II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) Кызыл Йолдыз ордены (1945) «Хөрмәт билгесе» ордены (1976) «Хезмәт ветераны» медале (1981)

Хәтер 2011 елның 2 апрелендә Зур Бадрак авылы мәдәният йортында шагыйрьгә багышланган әдәби музей ачылган.

Искәрмәләр

Әдәбият

Фаик Мухаметзянов // Антология поэзии Башкортостана. Голоса веков / сост. Р. Бикбаев, А. Юлдашбаев. — Уфа, 2007. — С. 196. Кульмухаметова М. Поэт большой души : поэту-фронтовику Фаику Мухамедзянову — 85 лет // Истоки. — 2006. — 22 марта (№ 12). — С. 5.

Чыганаклар

Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит. Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр.

Сылтамалар

Мөхәмәтҗанов Фае Тимерҗан улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. http://www.bashnl.ru/node/644(недоступная+ссылка) http://libmap.bashnl.ru/node/594 http://www.bashinform.ru/news/346029/ http://www.bashkortostan.ru/organizations/56/news/11413.html

Төркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Совет-япон сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Башкортстан шагыйрьләре Төркем:XXI гасыр шагыйрьләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:ССРБ журналистлары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Уфада вафатлар Төркем:2009 елда вафатлар Төркем:2 июнь көнне вафатлар Төркем:Борай районында туганнар Төркем:Уфа губернасында туганнар Төркем:1921 елда туганнар Төркем:10 март көнне туганнар