Сергей Олегович Сироткин (1995 елның 27 августы, Мәскәү, Россия) — Россия автоузышчысы. Европа Формула-Абарт чемпионы (2011), GP2 узыш сериясенең ике тапкыр бакыр призёры. «Формула-1» чемпионатында «Уильямс» командасы өчен чыгыш ясаган (2018 елда).
Тормыш юлы Сергей Сироткин 1995 елның 27 августында Мәскәүдә туа. Әтисе — Олег Сироткин (1940 елның 20 июне) — галим, техник фәннәр докторы, профессор. РФА әгъза-корреспонденты.
2017 елда Сироткин (МАДИ) автомобиль транспорт факультетын тәмамлый.
Карьера Карьерасын 2008 елда картинг белән башлый. KF3 класслы чемпионатларда чыгыш ясаган. 2010 елда KF2 класстагы өч сериядә катнаша.
Формула-Абарт 2010 елда Сироткин Формула серияләрендә дебют ясый: «Jenzer Motorsport» командасы составында 6 узышта Формула-Абарт узыш сериясеның Италия классында катнаша. Беренче узышта ук очко зонасында финишка килә.
2011 елда Сергей Формула-Абартның ике классында да катнаша: Италия һәм Европа. Италия классында җиде ярышның дүртесендә чыгыш ясый, 136 очко җыя һәм шәхси зачетта икенче урынны ала. Европа классында барлык 14 узышта катнаша, күрсәткән нәтиҗәләр буенча 175 очко җыя һәм серия чемпионы була.
Формула-3 һәм Auto GP 2012 елда берничә ярыш сериясендә чыгыш ясаган, шуларның берсе — Италиянең Формула-3 чемпионаты (Европа классы). Чемпионатта «Euronova Racing by Fortec» командасын тәкъдим иткән. Сезон барышында җиде тапкыр подиумда була, шул исәптән бер җиңүне (Хунгароринг трассасында, Модьород, Маҗарстан) дә кертеп, 166 очко җыя һәм шәхси зачётта 5 нче урынны ала.
Шулай ук 2012 елда «Euronova Racing» командасы составында Auto GP Дөнья сериясендә катнаша. Валенсия (Валенсия, Испания) һәм Сонома (Калифорния, АКШ) трассаларында җиңә, подиумга тагын җиде узышта күтәрелә, 175 очко җыя һәм серияның бакыр призёры була. Формула-Рено 3.5 2012 елда Сироткин Moscow Raceway трассасында Формула-Рено 3.5 сериясенең «BVM Targer» командасы өчен ике узышта чыгыш ясаган. 2013 елда «ISR» командасы составында 17 ярышның 15ен уздыра. Команда өчен чыгыш ясаган вакытта биш тапкыр очко зонасында финишка килә, 175 очко җыя һәм шәхси зачётта 9 нчы урынны ала.
2014 елда чемпионатта «Fortec Motorsports» командасы составында катнаша. Мәскәүдә узган беренче ярышта җиңеп һәм тагын өч тапкыр подиумга күтәрелеп, 132 очко җыя һәм сезон нәтиҗәләре буенча бишенче була.
GP2 һәм Формула-2 2015 елның февралендә Ятимкин GP2гә күчү турында игълан итә. «Rapax» командасы өчен чыгыш ясап, россияле Сильверстоун (Бөекбритания) трассасында беренче ярышны ота. Шулай ук сезон барышында дурт тапкыр подиумга күтәрелә, 139 очко җыя һәм чемпионатның бакыр призёры була.
2016 елда бу сериядә чыгыш ясавын «ART Grand Prix» командасы составында дәвам итә. Ярышларда ике җиңү яулый, 159 очко җыя һәм чемпионатның бакыр призёры була.
2017 елның июнендә, ART Grand Prix командасы составында имгәнгән Александр Албонны алыштырып, Бакы трассасында Формула-2 сериянең Азәрбайҗан этабында катнаша . Беренче узышта финишка унынчы, ә икенчесендә бишенче килә. Барлыгы тугыз очко җыя.
Формула-1 2013 елның июлендә, Формула-1 чемпионатының «Заубер» командасы белән Россия оешмалары (Халыкара инвестицион хезмәттәшлек фонды, Россия Федерациясенең төньяк-көнбатышын үстерү дәүләт фонды һәм Милли авиация технологияләре институты) хезмәттәшлек итә башлаганнан соң, узыш коллективы һәм Сироткин арасында контракт имзалау турында игълан ителә. Башта Сироткин 2014 ел сезонында «Заубер»ның төп пилоты булачагы турында хәбәр ителә, әмма, нәтиҗәдә, аның урынын Эстебан Гутьеррес ала.
2014 елның 8 апрелендә Сироткин Бәхрәйндә «Заубер» болиды руле артында тестларда катнаша. 75 әйләнеш эчендә Формула-1 суперлицензиясен алу өчен кирәкле 300 км уза һәм узышлар нәтиҗәләре буенча 8 нче нәтиҗә күрсәтә.
Renault һәм Williams 2016 елның апрелендә Сироткин Формула-1 чемпионатының «Рено» командасының тест-пилоты булачагы билгеле була. Сентябрь аенда ул Валенсиядә элеккеге «Lotus» командасы болидында тестлар үткәрә, шулай ук Сочи һәм Сан-Паулу этапларында өч тренировканың берсендә катнаша. Франция командасы белән россияленең хезмәттәшлеге 2017 елда да дәвам итә. Сироткин Россия, Испания, Австрия һәм Малайзия Гран-приеның беренче сессияләрендә катнаша. Сезон тәмамлангач, Россия узышчысы «Рено» идарәче директоры Сирил Абитебулдан уңай фикерләр ала .
2017 елның ноябрь ахырында Сироткин Әбу-Дабида «Уильямс» командасы өчен тестларда катнаша. 2018 елның 16 гыйнварында Британия коллективының 2018 елгы сезонга пилоты дип игълан ителә.
«Уильямс» өчен үзенең дебют узышында сэндвич пакеты аның машинасының тормоз системасына эләккәч, дистанциядән 6 әйләнештә төшеп калырга мәҗбүр булаПакет из-под сэндвича помешал Сироткину финишировать в Австралии. Италия Гран-приенда 11 нче булып финишка килә, әмма Ромен Грожан дисквалификацияләнгәч, унлыкка керә һәм карьерасында беренче очко җыя .
2019 ел сезонында Сироткин «Рено» һәм «Макларен» командаларының резерв пилоты була.
2020 ел сезонында Сироткин «Рено» белән контракт төзи һәм эшен резерв пилоты сыйфатында дәвам итә. Шулай ук AF Corse GT World Challenge командасы өчен GT World Challenge Europe Endurance Cup чемпионатында катнаша.
Чыгышлар нәтиҗәләре
«Формула-1» СезонКомандаШассиДвигатель123456789101112131415161718192122УрыныОчколар2018Williams Martini RacingWilliams FW41Mercedes M09 EQ Power+ 1,6 V6TАВСБАХКИТАЗЕИСПМОНКАНФРААВТВЕЛГЕРВЕНБЕЛИТАСИНРОФЯПОАКШМЕКБРААБУ201
Искәрмәләр
Сылтамалар
Сергей Сироткинның рәсми сайты SMP Racing сайтында Сергей Сироткин профиле
Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1995 елда туганнар Төркем:27 август көнне туганнар Төркем:Формула-1 Төркем:Автоузышчылар Төркем:Мәскәү автомобиль-юл институтын тәмамлаучылар