Даутцен Крус (; 1985 елның 23 гыйнвары, Остермер, Титсьерсктерадел, Фрисландия, Нидерланд) — фриз килеп чыгышлыHjoed: Doutzen Kroes seit Praat mar Frysk нидерланд супермоделе Һәм актрисасы.
Тормыш юлы Даутцен Крус 1985 елның 23 гыйнварында Нидерландның кечкенә Остермер шәһәрендә туаSupermodel Doutzen Kroes’s Angelic Face The Wall Street Journal. Югары мәктәпне тәмамлаганнан соң, үз фотоларын модель агентлыгына җибәрә. Хәзер ул дөньяның иң күп түләнә торган супермодельләренең берсе.
2005 елда Даутцен Крус Vogue сайтының иң яхшы моделе итеп сайланганDoutzen Kroes - story of a 2000s supermodel Vogue Italia. 2006 елда L'Oreal Paris косметик маркасы белән контракт төзи. 2007 елда Vogue журналының америка версиясенең май санында ул Хилари Рода, Каролин Трентини, Ракель Циммерман, Саша Пивоварова, Агнесс Дин, Коко Роша, Джессикой Стэм, Шанель Иман һәм Лили Дональдсон модельләре белән бергә тышлыкта барлыкка килә.
Даутцен Крус — танылган модельләр арасында, шул исәптән, Victoria's Secret фәрештәләре арасында, модель бизнеска мөстәкыйль эләккән модельләрнең берсеVictoria’s Secret’s Newest Angel Revealed: Doutzen Kroes . Зур агентлыклар скаутлары тапкан (Кейт Мосс яки Наталья Водянова кебек), конкурсларда җиңгән (Хайди Клум һәм Адриана Лима кебек) фотографлар күреп алган (Руслана Коршунова һәм Каролина Куркова кебек) күпчелек кызлардан аермалы буларак, Даутцен «премиаль» акчаларны эшләү өчен үз фотоларын агентлыкка үзе җибәргән. Әмма кызның матурлыгын хәтта сыйфатсыз фоторәсемнәрдә дә күреп алганнар.
Даутцен Крус Time, Vogue, Harper's Bazaar, Numéro, Seventeen, ELLE, Marie Claire, Glamour һ.б. журналларының тышлыкларында барлыкка килә. Calvin Klein, Dolce & Gabbana, Escada, GAP, Gianfranco Ferré, Gucci, Guerlain, H&M, HUGO by Hugo Boss, L'Oréal, Mexx, Schwarzkopf, Tommy Hilfiger denim, Valentino, Versace һәм Neiman Marcus реклама кампанияләрендә катнаша. Ул шулай ук Victoria's Secret фәрештәләренең берсе булып тора. 2008 елда Pirelli календаре өчен төшәPirelli Never Tires Vanity Fair.
Даутцен Адриана Лима, Алессандра Амбросио, Селита Ибэнкс, Каролина Куркова, Миранда Керр, Хайди Клум, Мариса Миллер һәм Кэндис Свейнпол, шулай ук Саша Эм модельләре белән дус булып тора.
Шәхси тормыш 2010 елның 7 ноябреннән Даутцен диджей Саннери Джеймс Горреда кияүдә, аның белән ул өйләнешкәнче 14 ай очрашканDoutzen Kroes in geheim getrouwd De Telegraaf, 7 ноября 2010. Гаиләнең ике баласы бар — уллары Филлен Джой Горре (2011 елның 21 гыйнварында туган) һәм кызлары Миллена Мэй Горре (2014 елның 30 июлендә туа).
Милләт Даутцен Крус Нидерландта һәм Алманиянең төньяк-көнбатышында яшәүче аз санлы фризлар халкына (420 меңгә якын кеше) карый. Крус фамилиясе фризлар арасында очрамый торган голланд фамилиясе, әмма Даутцен исеме — типик фриз хатын-кыз исеме (фриз теленнән «күгәрчен» дип тәрҗемә ителә) һәм исем Фрисландиядән читтә очрамый.
Даутцен Фрисландия халкын фриз телендә сөйләшергә өндәүче Afkk фриз җәмгыятенең реклама акцияләрендә катнашырга ризалаша. Супермодель катнашындагы реклама акцияләре өчен гонорар, гадәттә, алты санда исәпләнә, Afkk акцияләрендә Даутцен Крус бушлай катнаша, чәнки туган тел язмышы өчен борчылып тораDoutzen docht mei, do ek? . Даутцен әти-әниләре белән бүгенге көнгә кадәр фриз телендә аралаша.
Фильмография
2011 — Яңа җир — Катарина Планциус 2015 — J'marche pas en arrière (короткометражка) 2017 — Могҗиза-хатын-кыз — ВенелияDutch Supermodel Doutzen Kroes Cast In Wonder Woman Movie Comicbook.com 2017 — Гаделлек лигасы — Венелия
Искәрмәләр
Сылтамалар
Postironic.org сайтында профиле
Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1985 елда туганнар Төркем:23 гыйнвар көнне туганнар