Меркель күзәнәкләре карциномасы (тиренең нейроэндокрин карциномасы) — тиз үсүче шеш, гадәттә, өлкән яшьтә барлыкка килә. Меркель күзәнәкләре эпидермиста урнашса да, шеш дермадан килеп чыга. Чирнең сирәк булуы диагностикада аерым авырлыклар сәбәбе булып тора, бу вакытында дәвалауны кичектерә. Шеш бик яман, үлемгә китерә ала. Күп кенә авыруларда метастазларны беренче мөрәҗәгатьтә үк ачыклыйлар.

1. Гистология. Аз цитоплазма, түгәрәк һәм оваль төшләр һәм күп санлы митозлар белән күзәнәкләр катлавы (рәс. 4. 25а).

2. Билгеләре. Төгәл чикләр һәм интакт тире капламы белән шәмәхә төер, ешрак өске кабакта урнаша (рәс. 4. 25б).

3. Дәвалау хирургик кисеп алу белән химиотерапиядән гыйбарәт.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары Төркем:Онкология