Үзәк Африка Республикасында ислам (, ) ― илдәге тарафдарлары саны буенча, христианлыктан соң, икенче урындагы дин. Аны әлеге ил халкының (4,8 млн, 2021 елга) 10 % ы тирәсе тота.

Тарих XV гасырда хәзерге Үзәк Африка Республикасы (ҮАР) территориясе төньяктан куәтле мөселман дәүләте һәм Конго христиан корольлеге арасында урнашкан була. XV―XVI гасырларда әлеге территориянең бер өлешендә Гаога христиан дәүләте оеша. Шул ук вакытта гарәпләр һәм фульбе халкы хәзерге ҮАРның төньяк өлешендә ислам дине йогынтысын арттыра бара.

белән Абдулла IV (1568―1608) хакимлек иткән вакытта ислам дәүләт дине буларак кабул ителә, Абдулла IV үзе солтан титулын кабул итә.

Ислам йогынтысына бирелмәгән банда, гбайя, занде кебек Судан халыклары Африканың эчке районнарына күченергә мәҗбүр була, анда мөселман кол сәүдәгәрләре кулына эләккән .

Банда халкының бер өлеше Исламны XVII гасырда кабул итә һәм рунга дип атала башлый.

XIX гасыр ахырында хәзерге ҮАРның төньяк өлеше (1842―1900) радикаль ислам дәүләте составына керә. ҮАРның көньяк өлеше анда христианлыкны таратучы Франция колониясенә әверелә.

1900 елда Рәбих әз-Зөбәер гаскәре шәһәре янында сугышта француз гаскәренә җиңелгәч, ҮАРның төньяк өлеше шулай ук Франция колониясе составына керә.

1960 елның 13 августында ҮАР Франциядән бәйсезлек игълан итә.

Диннәрара конфликт 2012 елда Үзәк Африка Республикасы территориясендә 2004―2007 еллардагы кайтавазы булган диннәрара конфликт кабына. Үзәк Африка Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан Селека ислам дине тотучылары альянсы ҮАР башкаласы шәһәренә һөҗүм итә. Баш күтәрүчеләр президент хакимияттән читләштерә, хөкүмәтне 2007 елда кабул ителгән солых килешүен бозуда гаепли, мөселман җитәкчелегендә яңа хакимият урнаштыра.

2013 елның августында кораллы мөселманнар христиан авыллары кешеләренә карата көч куллана, дигән хәбәрләр килә башлый. Кораллы төркемнәр, нигездә, хәрби булмаган христианнарга каршы эш итә. Җавап итеп, христианнар үз-үзләрен саклау өчен отрядлары төзи (хәрәкәт җитәкчесе Леви Якете) һәм мөселман азчылыгына каршы террор оештыра.

2014 елның 10 гыйнварында Мишел Җотодия үз теләге белән президент вазифасыннан баш тарта һәм Бенинга качып китә Насилие в ЦАР: очевидцы сообщают о каннибализме — BBC Russian — Лента новостей.

2014 елның февралендә дистәләрчә мең мөселман Үзәк Африка Республикасыннан Чадка качкан.

Мөселманнарның саны һәм таралышы Үзәк Африка Республикасында ~750 000 мөселман яши, бу ил халкының якынча 10 % ын тәшкил итә. Христианнар ― ил халкының 80 % ы. Күпчелек мөселманнар республиканың төньяк-көнчыгышында, мөселман Чад һәм Судан илләре белән чикләрдән ерак булмаган җирлектә яши. ҮАР мөселманнары ― Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр.

Сылтамалар «Мусульмане мира: единство и разнообразие»

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Үзәк Африка Республикасында ислам