Леонид Аркадьевич Якубович (1945 елның 31 июле, Мәскәү, ССРБ) — совет һәм Россия телетапшырулар алып баручысы, актёр, сценарист, телепродюсер, прозаик. Россия Федерациясенең халык артисты (2002). Россия яһүд конгрессы иҗтимагый советы әгъзасы.
«Могҗизалар кыры» телепрограммасының алып баручысы һәм сәнгать җитәкчесе буларак билгеле.
Тормыш юлы Леонид Якубович 1945 елның 31 июлендә Мәскәүдә туган. Әтисе — Аркадий Соломонович Якубович (1913—1983) — инженер, конструкторлык бюросы башлыгы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Әнисе — Римма Семёновна Якубович (Шенкер, 1919—2005) — табиб-гинеколог, инфаркттан үлгән.
8 сыйныфта Леонидны мәктәптән куалар. Авиация заводында токарь һәм электромеханик булып эшләгән. Урта белемне ГПТУда ала.
Россия дәүләт социаль университетына социологка укырга керә. Соңрак В. В. Куйбышев исемендәге Мәскәү инженер-төзелеш институтына укырга керә. Уку вакытында КВН институт командасында уйнаган. Актив комсомолчы була.
1976 елдан 1977 елга кадәр Лихачев исемендәге заводта токарь булып эшли, 1977 елдан башлап ЗИЛның җибәрү-көйләү идарәсендә.
1979 елдан әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә — «А ну-ка, парни!» һәм «А ну-ка, девушки!» тапшырулары өчен текстлар һәм сценарийлар яза. 1980 елдан — Мәскәү драматурглары берлеге комитеты әгъзасы.
1988 елда беренче Мәскәү матурлык конкурсының сценарие авторы һәм алып баручысы була. 7 ел дәвамында — 1984 елдан 1991 елга кадәр аукциончы булып эшли.
1991 елда «Могҗизалар кыры» тапшыруына яңа алып баручыга сынауга килә һәм аларны уңышлы уза ала. 1991 елның ноябреннән телеуенның алып баручысы, шулай ук аның җитәкчесе булып тора.
1997 елда Юрий Сенкевич, Тур Һейердал, Стас Намин, Марк Гарбер, Андрей Макаревич һәм Леонид Ярмольник белән бергә Пасха утравы аша җир шары тирәли сәяхәт кыла. Сәяхәт вакытында 3 фильм төшерәләр: Ю. Сенкевич «Сәяхәтчеләр клубы» өчен фильм төшерә, А. Макаревич үзенең тапшыруы өчен, С. Намин «National Geographic» өчен.
«Россия бильярд спорты федерациясе» вице-президенты булган.
2001 елның 9 августында, үзенең «Hyundai Accent» автомобиле рулендә булганда, Волоколам шоссесында Кыргызстаннан акча эшләргә килгән 30 яшьлек Сергей Никитенконы бәрдереп үтерә. Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип җәяүле табылаНовости NEWSru.com :: Якубовича оправдали.
Никита Михалков һәм Сергей Степашин белән берлектә 2015 елда тарихи, мәдәни һәм рухи мирасны саклау буенча «„Николаевский“ аукцион йорты» хәйрия фонды оештыраЛеонид Якубович и Никита Михалков создают аукционный дом.
Хоккейны ярата, ЦСКА өчен җан ата, тау чаңгысы белән мавыгаПилот, токарь, аукционист и другие профессии Леонида Якубовича. 2005 елда Спартак Кубогында уйнаган.
2020 елда М. Горький исемендәге МХАТта Эдуард Бояковның Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Лавр» спектакле премьерасы була, анда Леонид Якубович старц Никандр ролен башкарганИнформация о спектакле «Лавр» .. Сәяси эшчәнлек 1995 елда КЕДР исемлеге буенча Дәүләт Думасы депутатларына кандидатурасын чыгара, әмма партия киртәләрнең 5% ын уза алмыйKM.RU ДосьеЯкубович Леонид Аркадьевич. 1999 елгы сайлауларда КЕДР исемлегендә булган.
2001 елның июненнән сентябрь аена кадәр «Московия» телеканалының генераль директоры. 2005—2007 елларда — «ВИD» компанияләр төркеменең махсус проектлар продюсеры һәм директоры, ә моңа кадәр ул «ВИD» телекомпаниясенең сәнгать җитәкчесе булган.
2004 елдан «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы.
2012 елның февралендә өченче срокка чыгарылган РФ президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керә.
2018 елның гыйнварында 2018 елның 18 мартында президент сайлауларында Владимир Путинның ышанычлы заты булаДоверенными лицами Путина стали знаменитости из списка-2012 Полит.ру, 12.01.2018.
Гаилә
Беренче хатыны — Рәисә; Икенче хатыны — Галина (Антонова), ВДНХ экскурсоводы, «Горожанка» ансамбленең элеккеге солисткасыБиография Леонида Аркадьевича Якубовича на c-cafe.ru; улы — Артом Леонидович Антонов (1973 елның 5 апреле), Куйбышев исемендәге Мәскәү инженер-төзелеш институтын һәм Тышкы сәүдә академиясен тәмамлаган, «Первый канал»да мәгълүмати программалар дирекциясендә эшлиЯкубович Леонид Аркадьевич на сайте Актёры советского и российского кино . оныгы — Софья Артёмовна Антонова (2000 елның 4 октябре); Өченче хатыны — Марина (Видова) «ВИD» телекомпаниясендә эшли; кызы — Варвара Леонидовна Видо (1998 елның 28 марты). Хәзерге вакытта MGIMO, «Халыкара журналистика» юнәлешендә укый . Телевидение
Алып баручы
1991 — хәзерге вакыт — Могҗизалар кыры («Первая программа ЦТ», «1-й канал Останкино», «ОРТ/Первый канал») 1996 — Атналык анализлары («РТР») 1996—1999 — Тарих тәгәрмәче («РТР», «ОРТ») 2002 — Диканька («Первый национальный») 2004—2006 — Миллионлык юу («Первый канал») 2005—2009 — Соңгы 24 сәгать («Первый канал») 2010—2011 — Миллионлык чисталык (в рамках «Поля чудес») («Первый канал») 2014 — Кырым утравы (Первый канал) 2016—2018 — Йолдыз Йолдызда («Звезда») 2017—2018 — Мин булдырам! («Первый канал»)
Бүләкләр
Россия Федерациясенең атказанган артисты (1997 елның 22 гыйнвары) — сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен. Россия Федерациясенең халык артисты (2002 елның 1 июле) — сәнгать өлкәсендәге зур хезмәтләр өченЗвание присвоено Указом Президента Российской Федерации от 1 июля 2002 года. Дуслык ордены (2005 елның 17 октябре) — мәдәният һәм сәнгать, матбугат, телерадиотапшырулар өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен. Почёт ордены. «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (Россия Оборона министрлыгы). «Сугышчан бердәмлек өчен» медале (Россия Эчке эшләр министрлыгы). «Сүриядәге хәрби операциядә катнашучы» медале (Россия Оборона министрлыгы, 2017).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Бердәм Русия фиркасе әгъзалары Төркем:ТЭФИ премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын Остап» премиясе лауреатлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Россия язучылары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Россия сценаристлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Россия актерлары Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1945 елда туганнар Төркем:31 июль көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт төзелеш университетын тәмамлаучылар