Григорий Израилевич Горин (туганда Офштейн; 1940 елның 12 марты, Мәскәү, ССРБ — 2000 елның 15 июне, Мәскәү, Россия) — рус язучы-сатирик һәм драматург, сценарийчы, телетапшырулар алып баручы. Әдәби-публицистик мәкаләләр авторы, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2002, үлгәннән соң).
Тормыш юлы Григорий Горин 1940 елның 12 мартында Мәскәүдә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе — Израиль Абелевич (Абельевич) Офштейн (1904, Волочиск — 2000, Сан-Франциско), подполковник, Бөек Ватан сугышында катнашучы, оператив бүлек башлыгы һәм 3 нче удар армиясенең 150 нче дивизиясе штаб начальнигы вазифаларын башкаручы, Кызыл Байрак (1945), I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы (1944) орденнары кавалеры, сугышка кадәр Проскуровта яшәгәнВ. М. Шатилов «На подступах к Риге»Death Records: И. А. Офштейн умер в Сан-Франциско, где жил последние годы жизни в семье дочери.. Әнисе — Фрида Григорьевна Офштейн (Ройзентулер; 1909, Проскуров —1966), сугыш елларында хәрби госпитальдә эшлиФрида Григорьевна Офштейн на сайте «Подвиг народа», ике бала тәрбияли — Анна (1932) һәм Григорий (1940).
1963 елда И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина институтын тәмамлап, Григорий берничә ел ашыгыч ярдәм табибы булып эшли.
Әдәби эшчәнлекне студентлар «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» өчен сәхнә әсәрләреннән башлый.
1960 еллардан башлап матбугатта фельетоннар, юмористик хикәяләр һәм скетчлар белән актив чыгыш ясый. Беркадәр вакыт «Юность» журналының юмор бүлеге белән җитәкчелек итә, Галка Галкина исеменнән популяр сәхифә алып барган. «Литературная газета»ның «Клуб 12 стульев» юмор бүлегендә күп тапкыр юмор хикәяләр бастыра.
1965 елда ул Аркадий Арканов һәм композитор Константин Певзнер белән бергә 6 яшьлек грузин җырчысы Ирма Сохадзе өчен «Кызгылт сары җыр» языла«Оранжевая песня». Ирма Сохадзе. (HD) Часть 1-ая. Irma Sokhadze.
1966 елда Аркадий Арканов, Григорий Горин, Феликс Камов һәм Эдуард Успенский әсәрләре тупланган «Дүртәү бер тышлык астында» юмористик хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.
1978—1990 елларда Григорий Горин «Вокруг смеха» тапшыруларында даими катнаша. 1990 еллар башында КВН югары лигасы жюриена чакырыла.
«Час пик» программасының чыгарылышында катнаша: эфир 1995 елның 19 июлендә чыга.
Соңгы елларда «Белый попугай» тапшыруының даими катнашучысы һәм авторы була, ә Юрий Никулин вафатыннан соң күпмедер вакыт аның алып баручысы була.
Григорий Горин үз өендә 2000 елның 15 июненә каршы төндә, 61 нче яшендә инфаркттан вафат була№ 25 (211) / Умер Григорий Горин . Ваганьков зиратына җирләнгән.
Гаилә
Хатыны — Любовь Павловна Горина (Кереселидзе, 1939 елның 26 гыйнвары, Нальчик — 2015 елның 24 августы, Мәскәү), «Мосфильм» киностудиясе, музыкаль һәм комедия фильмнары берләшмәсе мөхәррире.
Хәтер 2012 елның 14 декабрендә язучы 1971—1993 елларда яшәгән Мәскәүнең Тверская урамындагы 17-нче номерлы йортта мемориаль такта ачыла (скульптор Андрей Балашов, архитектор Вячеслав Бухаев)В Москве под музыку из «Того самого Мюнхгаузена» открыли мемориальную доску Горину // NEWSru.com. — 2012. — 14 декабря..
Бүләкләр
Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1996) — сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен; Россия Федерациясе дәүләт премиясе (2002, үлгәннән соң) — театр сәнгате өлкәсендә казанышлары өчен.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Марина Тимашева, Илья Дадашидзе. Памяти Григория Горина (до 20:35) // Радио Свобода, 24.06.2000 «К 65-летию со дня рождения Григория Горина» передача «Дифирамб» на радио «Эхо Москвы» от 12.03.2005.
Төркем:Миокард инфарктыннан үлүчеләр Төркем:Псевдоним астында билгеле әдипләр Төркем:Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Русия сценаристлары Төркем:XX гасыр драматурглары Төркем:Русия драматурглары Төркем:ССРБ драматурглары Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2000 елда вафатлар Төркем:15 июнь көнне вафатлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:1940 елда туганнар Төркем:12 март көнне туганнар Төркем:Мәскәү медицина институтын тәмамлаучылар