Рузил Авзалов (1 гыйнвар 1957 ел) — ССРБ һәм Россия галим-зооинженер. Биология фәннәре докторы (2004), профессор (2006). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2008). Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2025).

Биографиясе Рузил Хәкимҗан улы Авзалов 1957 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Илеш районы Теләкәй авылында туа.

1975-1977 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1983 елда Уфада Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый: 1993 елдан укытучы, 1995-2004 елларда һәм 2010 елдан мәгариф эшләре буенча проректор, 2004-2010 елларда инновацион эш буенча проректор вазифаларын башкара. Йорт хайваннары физиологиясе, биохимиясе һәм ашату кафедрасының профессоры.

2004 елда «биология фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый, ике елдан соң профессор вазифасына сайлана.

2008 елда «Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» исеменә лаек була.

Рузил Хәкимҗан улының гыйльми эшчәнлеге авыл хуҗалыгы малларының яшәү урынына күнегү биоритмнарын һәм механизмнарын тикшерүгә багышланган.

Авзалов 80‑нән артык фәнни хезмәт һәм ике уйлап табу авторы.

Гыйльми хезмәтләре

Низкочастотные биоритмы у сельскохозяйственных птиц. Өфө, 2004 (авторд.).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре ― югары квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары, гыйльми-педагогик эшчәнлеге һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Подписан Указ о награждении государственными наградами. Указ Президента России № 548 от 6.08.2025 Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2008) РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы. Искәрмәләр

Сылтамалар

М. Н. Моратшина тәрҗ. Авзалов Рузил Хәкимҗан улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Авзалов Рузил Хакимзянович

Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Илеш районында туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Биология фәннәре докторлары Төркем:1957 елда туганнар Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре