Николай Кузнецов (25 сентябрь 1931 ел) — ССРБ һәм Россия химик, химия фәннәре докторы (1976), профессор (1980), органик булмаган материалларның физика химиясе һәм технологиясе буенча Россия Фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы, (1994 елдан; 1987 елдан СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты).
Биографиясе Кузнецов Николай Тимофеевич 1949 елда Ростов университетының химия факультетына укырга керә; 1951 елда Мәскәү дәүләт университетының химия факультетына күчә, аны 1954 елда тәмамлый.
1954-1957 елларда урта машина төзү министрлыгы предприятиеләрендә эшлиНиколай Тимофеевич Кузнецов: жизнь и химия. М.: ИОНХ РАН, 2011. С. 4..
1957 елдан Россия Фәннәр академиясенең гомуми һәм органик химия институтында эшли; 1999 — 2004 елларда бу институтның директоры. Әлеге вакытта җиңел элементлар химиясе һәм кластерлар лабораториясе мөдире һәм РФА гомуми һәм органик булмаган химия институтының гомуми һәм органик булмаган химия буенча фәнни-белем бирү үзәгенең җитәкчесе ; органик булмаган химия буенча РФА Гыйльми советының җитәкчесе.
1991-2000 елларда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү нечкә химия технологияләре институтының органик булмаган химия кафедрасы мөдире булып эшлиКафедра неорганической химии МИТХТ им. М. В. Ломоносова, 1997 елдан Мәскәү дәүләт университеты материаллары турында фәннәр факультеты профессоры.
Төп эшләре химия һәм органик булмаган гидридлар технологиясенә, координация берләшмәләренә һәм органик булмаган материалларга багышланган.
1996—2006 елларда «Координационная химия» журналының баш мөхәррире, 1988 елдан әлеге көнгә кадәр — «Журнал неорганической химии» журналының баш мөхәррире.
Улы А.Н. Кузнецов —химик, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1973 нче елда туган)Кузнецов Алексей Николаевич в системе «ИСТИНА» МГУ.
Бүләкләре Фән һәм техника өлкәсендә «Химия карборанов и полиэдрических боранов» эшләр циклы өчен Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты (1996)
Фән һәм техника өлкәсендә РФ хөкүмәте премиясе (2002)Постановление Правительства РФ от 18 февраля 2003 г. N 112 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2002 года в области науки и техники»
Мәгариф өлкәсендә РФ Президенты премиясе (2005)Указ Президента РФ от 25 января 2005 г. N 79 О присуждении премий Президента Российской Федерации в области образования за 2003 год
«Координационные соединения кластерных анионов бора» эшләр циклы өчен Л.А. Чугаев исемендәге премияләре (2006)Премия имени Л. А. Чугаева — список награждённых
РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001)
М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү нечкә химия технологияләре институтының һәм Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия һәм технология университетының мактаулы профессоры
Ростов дәүләт университетының мактаулы докторы.
Хөрмәт ордены (1998) һәм Дуслык ордены (2005) белән бүләкләнәУказ президента Российской Федерации, 15 марта 2005 года, № 293 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
2010 елда «Авиакосмик, лазер техникасы, водород энергетикасы һәм куллануның башка өлкәләрендә яңа органик булмаган конструкцион һәм фунциональ материаллар булдыруда уңышлары өчен» Н.С. Курнаков исемендәге алтын медаль белән бүләкләнәИменные премии и медали РАН.
Төп эшләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Профиль Николая Тимофеевича Кузнецова РФА рәсми сайтында Н. К. Кузнецов на сайте МГУ
Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:25 сентябрь көнне туганнар Төркем:1931 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Ростов өлкәсендә туганнар Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:РФ Президенты премиясе лауреатлары