Нина Николаевна Калитина (1926 елның 1 июне — 2018 елның 3 сентябре) — совет һәм Россия сәнгать тарихчысы, XIX—XX гасырлар француз сәнгате тарихы буенча белгеч. Сәнгать белеме докторы, СПбДУның мактаулы профессоры (2011), 1972—1995 елларда СПбДУның сәнгать тарихы кафедрасы мөдире.
Тормыш юлы Нина Калитина 1926 елның 1 июнендә туа. Әтисе — Николай Калитин (1884—1949), физик, метеоролог. Балачакта ук француз телен үзләштерә.
1948 елда Ленинград дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1951 елда шунда ук аспирантураны тәмамлый һәм шул ук елны шунда ук укытучылык эшен башлый. 1960—1961 елларда Сорбоннада стажировка үткән. 1970 елдан профессор. 1972—1995 елларда СПбДУның сәнгать тарихы кафедрасы мөдире.
Аның укытучылары Михаил Каргер, Николай Пунин, Михаил Доброклонский, Владимир Левинсон-Лессинг һәм Иеремия Иоффе була. 1952 елда «XIX гасырның 30 нчы елларында Франциядә революцион сәяси карикатура» темасына кандидатлык диссертациясен, 1967 елда, ССРБда иң яшь хатын-кыз-сәнгать белеме докторы булып, «XIX гасыр Француз рәсем сәнгатендә „реализм чоры“» темасына докторлык диссертациясен яклый.
1975—2002 елларда — «Ил һәм чит ил сәнгате мәсьәләләре» вузара җыентыгының җаваплы мөхәррире. 1990—1991 елларда Россия сәнгатьчеләр җәмгыятенең Санкт-Петербург шәһәре буенча вице-президенты. 2000—2008 елларда СПбДУның тарих факультеты каршындагы «сәнгать белеме», «археология», «этнография» белгечлекләре буенча гыйльми һәм диссертация советы рәисе. Шулай ук Франция, АКШ, Алмания, Швейцария, Венгриядә лекцияләр укыган.
Аның укучылары арасында Е. Ю. Андреева, И. Д. Чечот, И. И. Карлов, А. В. Рыков, Б. И. Асварищ, Е. В. Васильева, М. А. Чернышева һ. б. бар. Аның җитәкчелегендә сәнгать белеме кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия булган 18 диссертация якланганКалитина Нина Николаевна.
120 дән артык эш, шул исәптән 10 монография авторы.
Бүләкләр
РФ атказанган фән эшлеклесе (1999). Россия Президенты В.В. Путинның рәхмәт хаты (2005).
«Хезмәттәге казанышлары өчен» (1976), «Хезмәт ветераны» (1986), «Камалышлы Ленинградта яшәүче» (1989) медальләре белән бүләкләнгән.
Төп басмалар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Почётные профессора СПбГУ
Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:«Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Сәнгать фәннәре докторлары Төркем:2018 елда вафатлар Төркем:3 сентябрь көнне вафатлар Төркем:1926 елда туганнар Төркем:1 июнь көнне туганнар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар