Көчәюче субретиналь фиброз һәм увеит синдромы — гадәттә еш миопияле яшь хатын-кызларны зарарлаучы идиопатияле хроник ике яклы сирәк чир.
1. Әкренләп бер күз күрүе томанлану белән билгеләнә, ләкин вакыт белән барыш гадәттә ике яклы була.
2. Билгеләре
• Аз чагылган алгы увеит һәм витреит.
• Арткы котыпта һәм урта перифериядә пычрак-сары калкулыкларга кушылучы сары төстәге тонык субретиналь чыганаклар (рәс. 14.58а).
• Әкренләп таралган субретиналь фиброз өлкәләре ясалу (рәс. 14.58б).
3. ФАГ хориоидея һәм челтәркатлау тамырларының гадәти тулуын, башлангыч фазада тимгелле гиперфлюоресценция һәм «тәрәзәсыман» кимчелекләрен һәм соңгы фазада чыганаклар кырые буенча гиперфлюоресценцияне ачыклый.
4. ЭРГ. Күрсәткечләр кими ала.
5. СЯКЧ дәвалау уңай нәтиҗә бирә ала. Җөйләнү башланса стероидларны системалы куллану нәтиҗәле түгел, ләкин кабатлану, ХТ һәм КМШ-не дәвалау өчен дәлил була ала.
6. Фараз. Еш кабатланулар һәм күрү буенча тисәре фараз белән дәвамлы барыш.
7. Дифференциаль диагностика. Чирнең соңгы стадияләре «шуышучы» хориоидопатия һәм дисциформалы ЯБМД белән охшаш күренешкә ия. Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары