Кече Дәрвишләр () — Казанның Совет районына карый торган авыл.
Географиясе Кече Дәрвишләр бистәсе Ноксы елгасы Казансуга кушылган урынга якын җирдә урнашкан. Төньяк, көнбатыш һәм көньяктарак бакчачылыклар, төньяк — көнбатышта Дәрвишләр урманы урнашкан.
Тарихы 1644 елда Казан Богородица хатын-кызлар монастыренең Дербышкина авылы буларак телгә алына. 1781 елның дүртенче ревизиясе авылда 91 икътисади крестьяннарның яшәвен күрсәтә.
XX гасыр башында авыл Каймар волостеның Борисоглебское авылы мәхәлләсенә карый. Авыл хуҗалыгыннан тыш, авыл халкы умартачылык, он тарту белән дә шөгыльләнә, авылдан читтә дә эшли.
Гражданнар сугышы вакытында авыл ике тапкыр кулдан кулга күчә: 1918 елның 8 августына Кече Дәрвишләр халык армиясе КомУча тарафыннан алына. Шул ук елның сентябренә ул яңадан кызыллар кулына күчә.
XIX гасыр уртасыннан алып 1924 елга кадәр Кече Дәрвишләр авылы Казан губернасы Казан өязенең Собакин (Калинин) волостена керә (1920 елдан — Татарстан АССРның Арча кантоны). Район бүленеше кертелгәннән соң Воскресенский (Казан, 1927-1938), Юдино (1938-1950), Биектау (1950-1963, 1965-1998) һәм Яшел Үзән (1963-1965) районнары составында була. 1998 елда Казанның Совет районына кушыла.
Халык саны
2000 елга авылда 453 кеше яшәгән.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Казан бистәләре Төркем:Казанның Совет районы