Татарстан греклары (Татарстан юнаннары,  — эллиннарЭллины // Большой Энциклопедический словарь. — 2000.Эллины // Словарь иностранных слов, вошедших в состав русского языка.- Чудинов А.Н.. — 1910.) — грек халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Таралышы 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә үзләрен болгар дип атаучыларның саны 477 кеше тәшкил иткән.Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см. 2002 елда исә Татартсан территориясендә 488 грек кешесе яшәгән.Всероссийская перепись населения 2002 года : Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ Татарстан грекларының күбесе Татарстанның башкаласы булган Казанда яши.«Национально-культурная автономия греков РТ «Демос».

Тарих Татарстанның грек диаспорасы чагыштырмача яшь. 1917 елга кадәр биредә күп булмаган санда греклар яшәгән, нигездә, катнаш никахларда булганнар. 20 гасырның 30-40 елларында Казанга укырга яки эшкә урнашырга килгән греклар килә. Мәсәлән, Казан университетының тарих факультетында борынгы грек һәм латин телләре укытучысы Е.К. Ипполитова була.

Казанда греклар санының алга таба үсеше күбесенчә шәһәр вузларында белем алу белән бәйле. Татарстан башкаласының фәнни-мәгариф абруе Кавказ, Урта Азия һәм башка төбәкләрнең югары уку йортларыннан абруйлырак торган. 60-80нче елларда грек студентлары Казан дәүләт университында, химия-технология, инженер-төзелеш, авыл хуҗалыгы, ветеринария, медицина институтларында һәм Казанның башка уку йортларында күренә башлый. Уку тәмамлангач, аларның күбесе биредә яшәргә һәм эшләргә кала.

Мәдәният Хәзерге вакытта Татарстанда ярты меңгә якын грек яши. Алар 2001 елның маенда теркәлгән «Демос» Татарстан Республикасы грекларының милли-мәдәни автономиясен оештыру инициаторлары һәм турыдан-туры оештыручылары булалар. 12 кеше кергән оешма советы җитәкчелек итүче орган булып тора. Җәмгыять әгъзалары саны 428 кеше тәшкил итә. Оешманың төп максатлары һәм бурычлары булып рухиятне, мәдәниятне, халык традицияләрен, телне, грекларның гореф-гадәтләрен торгызу, дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү тора.

Күренекле Татарстан греклары Анастасов Георгий Николаевич — грек җәмгыяте рәисе. Е.К. Ипполитова — Казан университетының тарих факультетында борынгы грек һәм латин телләре укытучысы.

Искәрмәләр

Төркем:Греклар Төркем:Татарстан халыклары