Европа (Аурупа, Ауропа; ) — Көнбатыш Евразия, Евразия кыйтгасында урнашкан дөнья кисәге. Азия белән Евразия кыйтгасын төзи. Европа мәйданы  км² һәм халык саны якынча кеше.

Этимология Кыйтга аталышы кебек «Европа» () безгә грек мифологиясеннән кергән. Миф буенча, Европа финикия дәүләтенең патша кызы булган, аны Зевс урлаган һәм Крит утравына алып киткән.

Чикләр

Борынгы греклар Европа белән Азия аерым кыйтгалар дип уйлаганнар иде. Аларның фикеренчә Азия белән Европа арасын Эгей һәм Кара диңгезләр аердылар. Европа зур кыйтганың кечкенә өлеше булуын белгәч, борынгы авторлар Европа чикләрен Дон елгасы белән аердылар

1720 елда Татищев исемле рус галиме Европаның Көнчыгыш чикләрен Уралга кадәр озынайтырга тәкъдим итте. Яңа чикләрне башта Россиядә, соңарак барлык Европада кабул иттеләр.

Хәзерге вакытта Европаның чикләре: Төньякта — Төньяк-Бозлы океан буенча; Көнбатышта — Атлантик океан буенча; Көньякта — Урта, Эгей, Мәрмәр, Кара, Азак диңгезләре буенча; Көнчыгышта — Уралның көнчыгыш яклары буенча, Эмба елгасыннан башлап Каспий диңгезенә кадәр, Кума һәм Маныч елгалары буйлап Донга кадәр уза.

Европага шулай ук якында яткан утраулар керә.

Географик мәгълүмат

Европа Төньяк Боз океаны белән Атлантик океан юыла.

Утраулар мәйданы ². Ярымутраулар кыйтганың ¼ кисәген ала.

Урта биеклеге — , югары нокта — Эльбрус: , хәзерге вакыттагы түбән нокта — Каспий ягында төше: -.

Тарих

Халык Тел

Дин

Европа татарлары

Европа дәүләтләре '' Төп мәкалә: Европа дәүләтләре

Австрия Азәрбайҗан (тулысынча түгел) Албания Алмания Андорра Әрмәнстан (географик яктан тулысынча Азиядә) Беларус Бельгия Болгария Босния һәм Герцеговина Бөек Британия Ватикан Маҗарстан Греция Гөрҗистан (тулысынча түгел) Дания Ирландия Исландия Испания Италия Казакъстан (тулысынча түгел) Кипр (географик яктан тулысынча Азиядә) Латвия Литва Лихтенштейн Люксембург Төньяк Македония Мальта Молдова Монако Монтенегро Нидерландлар Норвегия Польша Португалия Румыния Россия (тулысынча түгел) Сан-Марино Сербия Словакия Словения Төркия (тулысынча түгел) Украина Финляндия Франция Хорватия Чехия Швейцария Швеция Эстония

Европа территориясендә иң зур (Россия) һәм иң кечкенә (Ватикан) дәүләтләр урнашкан.

Искәрмәләр

Сылтамалар Европаның тарихи атласы (инглизчә)

Төркем:Дөнья кисәкләре Төркем:География