Александр Равил улы Курамшин (1984 елның 20 гыйнвары, Казан, Татарстан, Россия) — Россия су-мотор транспорты пилоты, экстремаль спорт төре — аквабайкта Freestyle категориясендә профессиональ спортчы.

Ун тапкыр Россия Кубогы иясе (2004—2012) (2014—2015), IJSBA дөнья чемпионы (2010)Александр Курамщин — Чемпион Мира!, UIM Европа вице-чемпионы (2019), Freestyle категориясендә аквабайк буенча Россия чемпионы (2013).

Аквабайк буенча халыкара класслы спорт мастеры исеменә ия.

Тормыш юлы Александр Курамшин радиоинженер (әтисе) һәм педагог (әнисе) гаиләсендә 1984 елның 20 гыйнварында Казанда туган. 113 нче номерлы мәктәпне тәмамлый, 9-11 нче сыйныфка кадәр полиция сыйныфында укый. Мәктәптән соң Туполев исемендәге КНИТУга (КАИ) «икътисад һәм җитештерүдә идарә» белгечлеге буенча укырга керә.

Профессиональ спортка 2004 елда, 21 яшендә килә.

Аквабайкларны ремонтлау һәм җыю остаханәсе бар. Тренерлык эшчәнлеген алып бара. Татарстанның Су-мотор спорты федерациясендә аквабайк үсеше өчен җавап бирүче бүлек җитәкчесе. «Динамо-Татарстан» ФСО пилотлары составына керә.

Шәхси тормыш Хатыны — Венера Курамшина. 2017 елның 21 сентябрендә кызы Николь туа.

Казанышлар

Аквабайк буенча Россия Кубогы иясе: 2004—2012, 2014, 2015 Аквабайк буенча Россия чемпионатының көмеш призёры : 2009, 2011 IJSBA дөнья чемпионы: 2010 Аквабайк буенча Россия чемпионы: 2013 Аквабайк буенча Россия Кубогы бакыр призёры: 2018 UIM Европа вице-чемпионы: 2019 Аквабайк буенча Бөтенроссия ярышларының алтын призёры: 2020

Искәрмәләр

Сылтамалар

Александр Курамшин «Инстаграм»

Төркем:Россиянең халыкара спорт осталары Төркем:Россия спортчылары Төркем:Казанда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1984 елда туганнар Төркем:20 гыйнвар көнне туганнар