Владислав Андреевич Трушкин (1993 елның 5 мае, Казан, Россия) — Россия профессиональ баскетболчысы, авыр форвард позициясендә уйный.
Карьера Владислав Трушкин 1993 елның 5 маенда Казанда туа. 14 яшькә кадәр Владислав Казанда «УНИКС-Юниор» спорт мәктәбендә Георгий Николаевич Королёвта баскетбол белән шөгыльләнгән. 14 яшендә Трушкин Видноега «Спарта и К» баскетбол клубының спорт интернатына күчәВладислав Трушкин: Решающий трехочковый американцам на чемпионате мира вспоминаю, но надеюсь, что он не последний в карьере.
2013 елның апрелендә Владислав Европаның иң яхшы яшь уенчылары өчен Италия Тревизосындагы Adidas Eurocamp ка чакыру алаДмитрий Кулагин, Владислав Трушкин и Андрей Зубков приглашены в лагерь Adidas Eurocamp в Тревизо.
2013 елда Трушкин «Спарта и К» һәм Мәскәү клубы берләшүеннән соң карьерасын «Динамо»да дәвам итә. 2014/2015 сезонында Владислав Суперлиганың бакыр призёры һәм Россия Кубогының көмеш призёры була.
2015/2016 сезоны башланыр алдыннан Мәскәүнең «Динамо»сы таркала һәм Трушкин «Спартак-Приморье»га күчәТрушкин, Корчагин и Ключников перешли в «Спартак-Приморье». Команда составында Владислав 25 матч үткәрә һәм мәйданчыкта 27 минут эчендә уртача 14 очко җыя, 7 эләктерү, 2 тапшыру, 2 тоту һәм 1 блок-шот ясый.
2016 елның июлендә Трушкин «Енисей» уенчысы булаВладислав Трушкин перешёл в «Енисей», анда уртача 8,3 очко җыя, 3,8 эләктерү һәм 1,8 тапшыру ясый.
2017 елның февралендә Трушкин ВТБ Бердәм лигасының «Барлык йолдызлар матчы»нда катнаша, ул имгәнгән Пётр Губановны «Россия йолдызлары» командасы составында алыштыраВладислав Трушкин заменит Петра Губанова в составе «Звезд России» на Матче Всех Звезд. Бу матчта Владислав мәйданчыкта 1 минут 54 секунд уздыра һәм 1 очко белән билгеләнеп үтә.
2017 елның июлендә Трушкин Казанга кайта, «1+1» схемасы буенча УНИКС белән контракт төзиВладислав Трушкин продолжит карьеру в родной Казани. ВТБ Бердәм лигасында Владислав 29 матчта катнаша, уртача 3,8 очко җыя, 1,9 эләктерү һәм 1 тапшыру ясый.
2018 елның июлендә Трушкин «Зенит»ка күчә. ВТБ Бердәм лигасында Владислав 6,7 очко җыя һәм 2,1 эләктерү ясый, Еврокубокта аның статистикасы 8,2 очко һәм 2,8 эләктерү тәшкил итә. 2019 елның июнендә Трушкин «Зенит» белән яңа 2 еллык контрактка кул куя.
2020 елның 29 гыйнварында ВТБ Бердәм лигасының «Барлык йолдызлар матчы»на командалар составы билгеле була. Җанатарларның тавыш бирү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча, Трушкин «Россия йолдызлары» командасы составына керәОпределились составы «Звезд России» и «Звезд Мира» на Матч Звезд. Итоги голосования СМИ.
2021 елның июлендә Трушкин «Локомотив-Кубань» белән «1+1» схемасы буенча контрактка кул куя«Локо» подписал контракт с Владиславом Трушкиным. Бер айдан соң Владислав тренировка җыеннары башланганчы җилкәсен имгәткәннән соң, тулысынча тернәкләнеп өлгермәгән һәм шул сәбәпле «Локомотив-Кубань» контрактны активлаштырмаган«Локомотив-Кубань» не активирует контракт с Владиславом Трушкиным.
2021 елның ноябрендә Трушкин «Енисей»га әйләнеп кайтаВладислав Трушкин возвращается в «Енисей».
Җыелма команда Европа чемпионатында (19 яшькә кадәр) Трушкин турнирның бакыр призёры була. Финалның 1/4 өлешендә Владиславның өч очколы ыргылышы уен тәмамланырга 30 секунд калганда Россия яшүсмерләр җыелма командасына АКШ командасыннан җиңү китерә7 бросков сборной России, которые мы не забудем никогда.
2016 елның июнендә Трушкин Евробаскет-2017 квалификация матчларына әзерләнү өчен «РФБныж ачык лагере»на чакыру ала.
2017 елның июнь аенда Трушкин төгәлләнгән «РФБ ачык лагере» нәтиҗәләре буенча төзелгән Россия җыелма командасы составына кертелщ һәм БРИКС Спорт уеннарының баскетбол турнирында катнаша. Барлык өч көндәшне дә (Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан һәм Кытай) җиңеп, Россия җыелма командасы турнирның җиңүчесе була.
2017 елның июлендә Трушкин Евробаскет-2017 әзерлек өчен милли команданың беренче җыенына чакырыла, ләкин турнирның соңгы заявкасына эләкми.
2019 елның июнендә Трушкин 2019 елгы дөнья чемпионаты алдыннан җыелуда катнашу өчен кандидатлар исемлегенә керә.
2020 елның гыйнварында Трушкин Евробаскет-2021 сайлап алу уеннарына Россия җыелмасының киңәйтелгән составына кертелә.
Казанышлар
Клуб өчен
Суперлиганың бакыр призёры: 2014/2015 Югары Лиганың бакыр призёры: 2010/2011 Россия Кубогының көмеш призёры: 2014/2015
Россия җыелмасы өчен
БРИКС спорт уеннары чемпионы: 2017 Дөнья чемпионатының (19 яшькә кадәр) бакыр призёры: 2011 Европа чемпионатының (18 яшькә кадәр) көмеш призёры: 2010
Искәрмәләр
Төркем:Казанда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1993 елда туганнар Төркем:5 май көнне туганнар