Сент-Китс һәм Невиста ислам (, ) ― азчылык дине. Ил халкының (52,4 мең кеше, 2018 елга) 0,53 % ы ― мөселманнар. 2009 елгы хисабы буенча, мөселманнар ил халкының 0,1 % ын тәшкил иткән. Сент-Китс һәм Невиста халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 150 кеше, ягъни халыкның гомуми саныннан 0,3 % ы мөселман булып санала.

Тарих Беренче мөселманнар утрауга 1623 елда колонизатор инглизләр белән бергә аяк баскан. Бөекбританиянең утраудагы хакимияте шикәр камышы плантацияләрендә эшләргә Африка колларын алып килгән.

Сент-Китс һәм Невис 1983 елда Бөекбританиядән бәйсезлек игълан итә.

Сент-Китс һәм Невис халкының зур күпчелеге (87,6 % ы) ― христианнар (шул исәптән, тарафдарлары кимү тәртибендә, англикан чиркәве тарафдарлары, протестантлар, методистлар, , католиклар һ.б. христианнар), 8,7 % ы – дингә ышанмаучылар, 1,8 % ы – Һинд дине, 0,53 % ы – Ислам, 1,9 % ы – башка диннәр тарафдарлары.

Ислам оешмалары Утрауларда ике ислам үзәге һәм берничә Ислам оешмасы урнашкан.

Җирле уку йортларында, мәсәлән, , мөселман студентлар оешмалары эшли. Алар Гаити халкына хәйриячелек ярдәме оештырган.

Мәчетләр Утрауларда ислам үзәкләре бер үк вакытта мәчетләр булып та хезмәт итә.

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Сент-Китс һәм Невиста ислам