Рәис Заһидуллин (20 февраль 1940 ел) — ССРБ һәм Россия химик-технологы. Техник фәннәр докторы (1991), профессор (1999). Россия Федерациясенең (2007) һәм Башкортстан Республикасының (2003) атказанган фән эшлеклесе, ССРБ-ның уйлап табучысы (1976).
Биографиясе Рәис Нурый улы Заһидуллин 1940 елның 20 февралендә Башкорт АССРның Макар районыХәҙер Башҡортостан Республикаһының Ишембай районы Ишәй авылында туган.
2009 елның 1 гыйнварыннан — Башкортстан Фәннәр академиясенең Стәрлетамак филиалы химия-технология бүлеге мөдире, «Гамәли тикшеренүләр институты» дәүләт автономияле гыйльми учреждениесендә гамәли химия һәм экология бүлеге мөдире.
Белеме
1949-1956 елларда Ишәй җидееллык мәктәбе. 1956-1959 елларда Әхмәр урта мәктәбе. Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университеты, белгечлеге: химия (органик химия), 1959-1964 Аспирантура (читтән торып),СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы химия институты, 1969-1974. «Органик химия» һөнәре буенча «N-(-амминоэтил) пиперазин химик әверелешләрне тикшерү» темасы буенча химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1991 елда 05.17.04 авыр (яки төп) органик синтез җитештерү технологиясе белгечлеге буенча техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә докторлык диссертациясе яклый. 1999 елда Югары аттестация комиссиясе профессор гыйльми исеме бирә.
Тәүге тапкыр фәнни юнәлеш булдыра — ациклик һәм циклик ди — һәм полиамидлар химиясе.
360-тан артык фәнни хезмәт бастырып чыгара, шул исәптән 120-дән артык Россия Федерациясе патенты һәм ССРБ-ның авторлык танытмалары. 50-дән артык фәнни ачышлары җитештерүгә кертелгән.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2007) Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2003)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Заһидуллин Рәис Нурый улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында биографиясе
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:1940 елда туганнар Төркем:20 февраль көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе