Барвинок үләнендә булган 2 дистәгә якын алколоидларның иң мөһиме — винкамин. Винкамин булуы аркасында, аның яфракларын­ нан ясалган төнәтмәләрнең микробларга, ялкынсынуга, шешкә, бизгәккә каршы тору сәләте, яра төзәтү, сидек кудыру, тынычландыру сыйфаты бар. Шулай ук ул мидә кан йөрешен яхшырта ала. Безнең көннәрдә дә барвинокны дәвалау чарасы буларак кулланалар. Тире кычытканда. 1 аш кашыгы чи барвинок үләнен вакларга кирәк. Ан­ нары 1 стакан кайнар су салып, сүрән утта бераз тотарга. 3 сәгать төнәтеп сөзәргә һәм сыгарга. Зарарланган, авыру урыннарга бу төнәтмә белән примочкалар ясагыз яки юыгыз. Артериаль гипертония булганда, 1 аш кашыгы туралган чи үләнгә ярты литр кайнар су салырга һәм 7 минут сүрән утта тотарга. 2 сәгать төнәтеп, катнашманы сөзәргә һәм сыгарга кирәк. Беренчел күләменә җиткәнче кайнаган су өстәргә. Төнәтмәне көненә 3 тапкыр ашаганнан соң чирек стакан күләмендә эчәргә. Теш авыртканда, тонзиллит, ангина авырулары булганда, авыздан начар ис килеп торганда. 1 стакан суга 1 аш кашыгы вакланган үлән (киптерелгән) салып, сүрән утта 15 минут тотарга кирәк. Суытып сөзәргә. Көненә берничә тапкыр бу төнәтмә белән авызны һәм тамак төбен чайкарга.

Искәрмәләр

Төркем:Ботаника