Синт-Мартенда ислам (, ) – азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең () 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Синт-Мартен халкының (41 486 кеше, 2016 елга Waaruit bestaat het Koninkrijk der Nederlanden? (Нәрсә ул Нидерланд корольлеге?) Rijksoverheid.nl) 1,1 % ын тәшкил итә. Утрауда Синт-Мартен Ислам үзәге (Sint Maarten Islamic Center) булдырылган.

― Кариб диңгезе бассейнында, Сен-Мартен утравының көньяк өлешендә урнашкан (төньяк өлешендә Франция биләмәсе булган Сен-Мартен урнашкан), Нидерланд корольлеге составындагы киң автономиягә һәм үзидарәгә ия дәүләт берәмлеге (status aparte). 2010 елның 10 октябрендә, составыннан аерылып чыгып, мөстәкыйль рәвештә корольлек составына кергәнSint Maarten: Country & Settlements - Population Statistics in Maps and Charts.

Бөтендөнья фактлар белешмәсе () мәгълүматы буенча, Синт-Мартенда төп дин – христианлык (католиклар 33,1 %, протестантлар, шул исәптән англикан чиркәве тарафдарлары 3,1 %, методистлар 10,0 %, илленчеләр 14,7 %, җиденче көн адвентистлары 6,6 %, баптистлар 4,7 %, Йәһвә шаһитлары 1,7 %), Һинд дине тарафдарлары 5,2 %, башка диннәр (Буддачылык, Сикхчылык, растафарилар) 1,3 %, Ислам 1,1 %, Яһүд дине 1,1 %, атеистлар һәм диннәрен күрсәтмәгәннәр 7,9 % .

Тарих

Шикәр камышы үстерү XVIII гасыр ахырында утрауда Африка коллары барлыкка килүгә китерә; коллык утрауда 1848 елга кадәр гамәлдән чыгарылмый.

2017 елның 6 сентябрендә булып узган вакытында Синт-Мартен биналарының 90 % ы зыян күргән яки җимерелгән. Утраудагы Принцесса Юлиана халыкара аэропортына () шулай ук зыян килгән Ураган "Ирма" разрушил нидерландский аэропорт на острове Сен-Мартен. РИА Новости, 07.09.2017.

Синт-Мартен икътисады туризмга юнәлтелгән, эшче көчләрнең 85 % ы әлеге секторда эшли. Ел саен утрауга миллионнан артык турист килгән.

Моны да карагыз Америкада ислам Нидерландта ислам Нидерланд Антиль утрауларында ислам

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Синт-Мартенда дин Төркем:Нидерландта ислам Төркем:Буйсынган территорияләрдә ислам