Рафаил Фатыйхов — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының артисты, Россиянең атказанган артисты.

Урта белемне Рафаил Фатыйхов Оренбурда ала, аннары соң ул Санкт-Петербургда театр, музыка һәм кинематография дәүләт институтының актерлар бүлеген тәмамлый.

1973—1990 елларда ул Оренбур филармониясе каршындагы татар драма коллективында артист булып эшли. Бу елларда ул 30дан артык рольләр башкара, сәхнәдә 10 артык спектакль куя.

1991 елдан бирле Рафаил — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында әйдәп баручы актер. Бу театрда гына да ул 40 артык роль уйнады.

Артист 2010 елда вафат була. Сәхнә остасы Оренбурның мөселман зиратында җирләнә. Моны да карагыз Вәли Фатыйхов Чыганаклар Оренбур татар театрының тагын бер йолдызы сүнде

Төркем:Татар артистлары Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар Төркем:Ырынбур татар театры актерлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары