Татарста́н яки Татарстан Республикасы (),Википедия:Татар Википедиясе теле тәртибе нигезендә заманча татар теленең рәсми регуляторы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәсми сайты һәм шулай ук гарәп алынмалы () — Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы махсус шартнамә нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән республика. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең Идел буе федераль бүлгесенә керә. Татарстан Республикасы башкаласы — Казан шәһәре.

Россиядә икътисади яктан иң көчле төбәкләрнең берсе. 1920 елның 27 маенда төзелгән (ТАССР).

Татарстан Россиянең Аурупа өлеше үзәгендә, ике елга — Идел һәм Кама кушылган урында урнашкан. Аның халкы 3 миллионга якын кешене тәшкил итә. Уртача-континенталь климат, җылы, кайвакыт эссе җәй һәм уртача кыш. Татарстанның төп байлыгы — нефть. Республикада 2 дәүләт теле: рус һәм татар телләре. Казанда иң матур соборларның берсе — Изге Павел Соборы. Истәлекле урыннар арасында: Мәдәният һәм ял паркы, Казан Кремле һәм Казан университеты, Татар Драматик театры һәм Казан елга порты.

Географик мәгълүмат Төп мәкалә: Татарстан географиясе

Татарстан Россия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, ике зур елга — Идел һәм Чулман очрашкан урында урнашкан. Казан Мәскәүдән ераклыкта.

Республика территориясе озынлыгы — төньяктан көньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка . Татарстан чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.

Татарстан территориясе — урманлы җирдә яткан тигезлек. Республиканың көньяк-көнчыгышында калкулыклар бар.

Татарстан территориясенең урманнар белән капланган. Фаунасында 500 дән артык хайван төре бар.

Рельеф Татарстан Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнашкан һәм аның төп үзенчәлекләренә ия. Гомумән, Татарстанның җир өсте төзелеше дулкын-сыман тигезлектән гыйбарәт. Аның уртача биеклеге диңгез өстеннән  га, ә аерым урыннары 300– га җитә. Күбесенчә, биеклеге дан узмаган түбәнлекләрдән тора.

Көнчыгыш Аурупа тигезлеге Иделдән алып көнчыгышка, Урал тауларына таба күтәрелә бара. Татарстанның җир өсте өчен дә бу үзенчәлек хас: аның иң түбән урыннары — Идел аръягының көнбатышына, ә иң биек җирләре көнчыгышына таба урнашкан. Биредә республиканың көньяк-көнчыгышында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы ята.

Республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә 200– биеклегендәге Идел буе калкулыгы тармаклары кергән. Иделнең төп уңъяк ярының биек һәм текә булуы шушы калкулыкның Иделгә якын ук килеп җитүе һәм аның Идел суы агымы тәэсирендә җимерелүе белән аңлатыла.

Шулай итеп, Татарстанның җир өсте урта өлешендә — түбәнлекләрдән (Идел аръягы түбәнлеге), ә кырый өлешләре калкулыклардан (Бөгелмә, Идел буе һ.б. калкулыклар) торуы белән аерыла. Бу үзенчәлек аның геологик төзелешенә бәйле.

Климат Республикада уртача-континенталь климат, җәй көне җылы һәм уртача салкын кыш белән аерылып тора. Елның иң җылы ае июль (+18…+20 °C), иң салкыны — гыйнвар (−13…−14 °C). Температураның абсолют минимумы −44…−48 °C (Казанда −46,8 °C). Иң югары температура +37…+42 °C. Абсолют еллык температура (амплитуда) 80–90 °C ка җитә.

Татарстан чикләрендә климат аермалары юк. Ел дәвамында Кояш балкышы сәгатьләренең саны 1763 тән 2066 га кадәр (Минзәлә). Иң кояшлы чор — апрельдән август аена кадәр. Ел эчендә кояш радиациясе якынча 3900 МЖж/м² тәшкил итә.

Уртача еллык температура якынча 2–3,1 °C.

Уртача тәүлек температураның 0 °C аша тотрыклы күчүе апрель башында һәм октябрь азагында була. Температура 0 градустан югары — 198–209 көн, 0 градустан түбән — 156-157 көн.

Уртача еллык явым-төшем күләме 460–540 мм тәшкил итә. Иң күп явым-төшем июль аена (51–65 мм), минимум — февраль аена (21–27 мм) туры килә. Барыннан да бигрәк, Чулман аръягында һәм Идел алдында явым-төшемнәр күзәтелә. Вегетация чоры 170 тәүлек чамасы тәшкил итә.

Кар катламы ноябрь уртасыннан соң барлыкка килә, ул апрельнең беренче яртысында барлыкка килә. Кар катламының ятуы елына 140–150 көн, уртача калынлыгы 35–45 см.

Чиктәшлек ЯкРоссия субъектыТөньяк-көнбатыш Мари Ил (Волжск, Мари-Төрек, Морки районнары)Төньяк Киров өлкәсе (Нократ Аланы, Малмыж районнары)Төньяк-көнчыгыш Удмурт Республикасы (Кизнәр, Алнаш, Грах, Можга, Кече Пурга, Кыяс, Каракүл районнары)Көнчыгыш Башкортстан Республикасы (Кызыл Кама, Илеш, Бакалы, Шаран, Туймазы, Ярмәкәй районнары)Көньяк-көнчыгыш Оренбург өлкәсе (Северное районы)Көньяк Самара өлкәсе (Келәүле, Шонталы, Чаллыбаш, Кошки районнары)Көньяк-көнбатыш Ульяновск өлкәсе (Яңа Малыклы, Мәләкәс, Иске Майна, Ульяновск, Чынлы, Майна, Сыры районнары)Көнбатыш Чуашстан Республикасы (Шомырша, Батыр, Ялчык, Комсомол, Янтык, Ормар, Кузлаука районнары)

Файдалы казылмалар Нефть Республиканың иң зур байлыгы — нефть. Тулаем запас зурлыгы 1 млрд тонна исәпләнә. Татарстанда 127 урында нефть булуы билгеле, алар үз эченә 3 меңнән артык ятманы кертә. Лениногорск районында урнашкан Ромашкино нефть чыганагы — Россиядә иң зур чыганакларның берсе; шулай ук Яңа Елхау һәм Савызбаш эре чыганаклары, уртача Баулы чыганагы бар. Нефть белән бергә иярчен газ да чыгарыла — нефтьнең бер тоннага якынча ³. Берничә кечкенә табигый газ һәм газ конденсаты чыганаклары булуы мәгълүм.

Күмер Татарстан территориясендә 108 күмер ятма эзләп табылган. Шуның белән бергә, сәнәгый күләмнәрдә Чулман күмер бассейнының Көньяк Татар, Мәләкәс һәм Төньяк Татар районнарга бәйләнгән күмер ятмаларны гына кулланып була. Күмер ятмаларының тирәнлеге — 900–.

Башка файдалы казылмалар Республика җирастында известьташ, доломитлар, төзелеш комы, кирпеч балчыклары, төзелеш ташы, гипс, ком-гравий катнашмасы, торф, шулай ук перспективлы нефть битумы, көрән һәм таш күмер, яңа торган сланец, цеолитлар, бакыр һәм бокситларның сәнәгый запаслары бар. Цеолитлы (руда булмаган казылмаларының якынча өлеше), карбонатлы (як. ), балчыклы (як. ) токымнар, ком-гравий катнашмасы (), комнар (), гипслар () аеруча мөһимнәрдән саналалар. өлешне фосфоритлар, тимероксидлы пигментлар һәм битумлы токымнар биләп тора.

Су ресурслары Иң эре елгалар — Идел (республика территориясе буенча ага), Чулман () һәм аның кушлыдыклары — Нократ () һәм Агыйдел (), алар гомуми агым су микъдарының өлешен тәшкил итәләр. Алардан башка, республика территориясе буенча якынча 500 озынлыгы -дан артык кече елга һәм күп санлы чишмәләр ага. Су ресурсларының зур өлеше Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында тупланган. Республика территориясендә 8 меңнән артык күл һәм 7 меңнән артык сазлык бар. Көнчыгыш Кама аръягының төньяк өлеше — Кама-Агыйдел уйсулыгында сазлыклар аеруча күп.

Татарстанның иң эре су объектлары — республиканы төрле максатларда кирәкле су ресурслары белән тәэмин итә торган 4 сусаклагыч. Куйбышев сусаклагычы 1955 елда төзелгән, ул — Татарстанда гына түгел, бөтен Европада иң эре сусаклагыч. Урта Иделнең сезонлы агымын, судночылык, су белән тәэмин итүне һәм сугаруны җайга сала. Түбән Кама сусаклагычы 1978 елда төзелгән һәм гидротөен буенча көнлек һәм атналык су агымын көйләп тора. Зәй гидротөене 1963 елда төзелгән, ГРЭСны техник яктан тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтә. Карабаш сусаклагычы 1957 елда төзелгән, нефть кәсепләрен һәм сәнәгать ширкәтләрен су белән тәэмин итә.

Җир асты сулары 2005 елдагы хәле буенча, Татарстанда 29 җирасты тозсыз су чыганагы эзләп табылган, запаслары — 1 млн м³/тәүлек, шул исәптә сәнәгый үзләштерү өчен якынча өчтән бер өлеше әзерләнгән.

Минераль җирасты сулары запаслары да күп. 2004 елдагы хәле буенча, минераль җирасты сулары запаслары 3,293 мең м³/тәүлек санны тәшкил итәләр.

Саклана торган табигый территорияләр 2009 елдагы хәле буенча, Татарстанның табигый-тыюлык фонды үз эченә 154 аеруча сакланган табигый территорияне кертә, шул исәптән: Идел-Чулман дәүләт табигый бисфера тыюлыгы; «Түбән Чулман» милли паркы; 24 төбәк әһәмиятендәге төрле профильле дәүләт табигый заказлык; 127 төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәл, шул исәптән җир өстендәге — 63, су — 64 (күлләр, елгалар, чишмәләр); 1 җирле әһәмиятендәге аеруча сакланган табигый территория.

Тарих

right|210px|thumb|Казан меңъеллыгына чыккан Россия банкының истәлекле тәңкәсе Беренче торак урыннар тарихы безнең эрага кадәр VIII гасырга барып тоташа. Соңрак, IX–XIII гасырларда бу җирләрдә Болгар дәүләте урнашкан була. XIII гасырда ул монголлар тарафыннан җимерелә, һәм, Чыңгызхан империясенең таркалуыннан соң, Җучи олысы составына кертелә.

XV гасырның башында Олуг Мөхәммәд хан Казан ханлыгының Алтын Урдага бәйсезлеге турында игълан итә. Яңа дәүләт мөстәкыйль рәвештә Мәскәү белән мөнәсбәтләрне төзи башлый. Казанда Мәскәү яклы фирка (партия) бик көчле була, чөнки сәүдәгәрлекнең бер өлеше Мәскәү белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә була; шуның өстәвенә, Мәскәү Казан сәясәтенә зур тәэсир ясый һәм тәхеткә үзенә кирәк булган ханны утырту өчен аның эчке эшләренә еш кына тыкшынган була. 1552 елда, Явыз Иван дәверендә, Казан ханлыгы җимерелә һәм Мәскәү патшалыгы составына кертелә.

Россия составында Казанны Казан патшалыгы, ә аннан соң Казан губернасы дип атыйлар. Территория үзидарәсез була — губерна башында император тарафыннан тәгаенләнгән губернатор тора.

1920 елда Владимир Ленин тәкъдиме белән АТССР оештыру турындагы декрет кабул ителә, ул РСФСР составына керә.

Татарстан Республикасы 1990 елның 30 августында Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителә. 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтә. Халыкның ⅔ өлеше суверенитетны хуплый. 1992 елның 31 мартында Татарстан Чечня белән берлектә Федератив килешүне имзалый. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. 2000 елдан башлап Конституциягә кертелгән үзгәртүләр нәтиҗәсендә Татарстан — Россия Федерациясе субъекты. 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы Конституциягә кертелгән үзгәртүләрне хуплый. 2005 елның октябрендә Татарстан һәм федераль үзәк арасында яңа килешү имзалана. Килешүдә ике дәүләт теле раслана.

Халык

Халык 1926 елДемоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей 1939 елДемоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей 1959 елДемоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей 1970 елДемоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей 1979 елДемоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей 1989 елДемоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей 2002 елДемоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей 2010 ел исәбе % исәбе % исәбе % исәбе % исәбе % исәбе % исәбе % исәбе % татарлар 48,7 48,8 47,2 49,1 47,6 48,5 52,9 53,2 шул исәптә,керәшеннәр1926 елгы җанисәбендә аерым халык буларак саналган 3,8 - - - - - руслар 43,1 42,9 43,9 42,4 44,0 43,3 39,5 39,7 чуашлар 4,9 4,8 5,0 4,9 4,3 3,7 3,3 3,1 арлар мордва 1,4 1,2 1,2 чиршешләр украиннар … башкортлар … … … … Татарстан халкының 83,23% Татарстанда туган (2002); Татарстан халкының 1,55% Башкортстаннан, 1,24% Үзбәкстаннан, 0,9% Казакъстаннан, 0,74% Украинадан, 0,74% Пермь өлкәсеннән, 0,65% Самара өлкәсеннән күчеп килгәннәр.

Татарстанга күчеп килгән 628 мең кешедән нибары 34,8% (218 мең кеше) гына татарлар; 47,8% — руслар, 2,9% — украиннар, 1,8% — башкортлар, 1,3% — азәрбайҗаннар. Телләр Татарстан Республикасында ике дәүләт теле — татар һәм рус. Моның турында Татарстан Конституциясендә һәм Татарстан телләре турындагы канунда әйтелә.

Дин Татарстан территориясендә 1000-нән артык теркәлгән дини берләшмә бар. Татарстанның ике төп дине — ислам һәм христианлык.

Ислам дине Идел буе Болгарстанында 922 елда кабул ителә.

Торак пунктлар

border|120px|КазанКазанborder|120px|Яр ЧаллыЯр Чаллы

Түбән Кама border|135px|ӘлмәтӘлмәт Урын Шәһәр Русча исеме Халык саны