Илназ Габидуллин (Илназ Ихсан улы Габидуллин, тәхәллүсе Кызык-Мызык, 20.12.1993, Вахит, Кукмара районы, , ,) — татар телендә эш итүче блогер, шагыйрь, рэп башкаручысы.
Тәрҗемәи хәле 1993 елның 20 нче декабрендә Кукмара районы Вахит авылында туган. 2015 елда Казан дәүләт энергетика университетын тәмалый.
2019 елда Гүзәл исемле райондашына өйләнгән (никахлары майда, туйлары — 17 августта).
Иҗтимагый эшчәнлеге Кызык-Мызык тәхәллүсе астында эш итә, ВКонтакте социаль челтәрендә исемдәш татар телле төркеменә нигез салган һәм үстерүдә катнаша. Татнетның алдынгы блогерлар рәтенә керә.
Танылган блогер буларак төрле иҗтимагый чараларда катнаша: төрле пиар-чаралары, татар матбугатына язылу кампанияләре, бәйгеләр оештыру, Россия Дәүләт думасына сайлаулар һәм башкалар.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар Телеграм: https://t.me/kizik_mizik
Төркем:Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаучылар