«Ханым» — Европа татар хатын-кызлары оешмасы. Берлекнең җитәкчесе булып Башкортстанда туып үскән, бүгенге көндә Алманиянең Франкфурт-ам-Майне шәһәрендә яшәүче Гөлнур Даутова тора.

Эшчәнлеге

«Ханым» берлеге 2018 елда оеша.

Берлекнең максаты булып биредәге татар хатын-кызларын берләштерү, чит илгә яңа гына килгәннәр өчен булышу, киңәшләр бирү, татар сәнгатен һәм мәдәниятен таныту ярдәмендә халыкара, мәдәниятара татулыкны, үзара аңлашуны үстерү һәм саклау тора, төп эш юнәлешләренә – алман, татар, шулай ук төрки телле даирә вәкилләре арасында халыкара мәдәни алмашуны тәэмин итү өчен төрле юнәлештәге чаралар үткәрү керә.Ауропа татар хатын-кызларының "Ханым" оешмасы.Германиянең «Ханым» берлеге татар классик концерты кичәсен оештыра. Оешма хатын-кыз дөньясына йөз тотуы белән дә аерыла.

2020 елдан берлек татар календарьләре иҗат итә. Иң беренче календаре милли бизәкләргә багышланган була. Проект фотографы – Рөстәм Хәйдәров. 2021 ел өчен үзенчәлек­ле милли төсмерле, татар мәдәниятен, татарларның көндәлек һәм бәйрәмчә кием-салымын зурлаучы календарь иҗат ителгән. «Ханым»ның 2022 ел милли календаре татар милли киемнәренә, гаилә традицияләренә, милләтебезгә багыш­ланган.Германиянең «Ханым» берлеге 2022 елга татар календаре тәкъдим итте. 2021 елның апреленнән «Ханым» берлегендә Онлайн очрашу ярдәмендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар ханымнары чигү, кул эше серләренә өйрәнү остаханәләре уздырыла башлаган.Германиянең «Ханым» татар хатын-кызлары оешмасында кул эшләренә өйрәтә башлаганнар.

2021 елның сентябрендә «Ханым» берлеге татар халык киеменә багышланган флешмоб үткәргән.Германиянең «Ханым» берлегенең «Татар киеме» чарасында җиде ил вәкилләре катнашкан.

Искәрмәләр

Сылтамалар Рәсми сайты.

Төркем:Татар телле оешмалар Төркем:Татар оешмалары Төркем:Германия оешмалары