Алсу Сибгатуллина, Сибгатуллина Алсу Ринат кызы (1993 елның 6 марты, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры (2015-2016) һәм Әлмәт татар драма театры артисты (2016 елдан башлап).Сибгатуллина Алсу Ринатовна | Альметьевский драматический театр Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты (2020). Тәрҗемәи хәле

1993 елның 6 мартында Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Кечкенәдән үк иҗатка тартыла, фортепиано һәм җыр түгәрәкләренә йөри. Күбесенчә инглиз җырларын башкарырга ярата. Яраткан жанры - джаз. Шулай ук оста бии дә, әмма бию түгәрәгенә берничә тапкыр гына йөргәне бар.

2000 елда мәктәпкә укырга керә. 2011 елда, 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына режиссерлык белгеченә укырга керә. Аны 2015 елда тәмамлый һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрына эшкә чакырыла. Анда бер ел буе хезмәт итә, әмма монда татар теленең һәм татар мөһитенең үсеш алмау белән канәгать булмау сәбәпле, Татарстанга күчеп кайта. 2016 елда Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә.

Театр 2015 елның уртасында, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры коллективына кабул ителә. Бер елдан соң Әлмәт театрына күчә. Монда беренче рольләрдән берсе Гозәир Хаҗибәковның "Аршин мал алан" спектаклендәге Гөлчәһрә образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк "Мең беренче төн"дәге перфомансы һәм Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклендәге Гөлчәһрә роле буенча таныш. Репертуар Репертуарында 15кә якын роле бар.

Гөлчәһрә – “Аршин мал алан” (Г.Хаҗибәков), Эля – “Сигезле бию” (Р.Сабыр), Маня - “Как прожить без взрослых” (Т.Воронина), Гөлҗамал – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), Гөлчәчәк – “Хыял йорты” (И.Зәйниев), Курчак hәм авыл кешесе – “Микулай” (М.Гыйләҗев), Студент – “Көзге сере” (А. Фарятьев, А. Федоров), Нәфисә – “Адашкан ир” (Р.Габделхакова), Новелла “Аван” – “Аhәң”, Катарина – “Киребеткәг” (У.Шекспир), Илсөяр – “Йөрәк сере” (Л.Әминова), Икенче кыз – “Сөюнең соңгы бүләге” (А.Касона), Хәсәннең анасы – “Җил артыннан” (М.Спенглер, Х.Хоссейни) һ.б.

Фотосурәтләр

Шулай ук карагыз Әлмәт татар драма театры Гөлназ Йосыпова Гөлнара Кәшипова Диләрә Фазлыева Зөлфия Газизова

Сылтамалар Бүген бездә туган көн!💃 Актрисабыз.. | Альметьевский театр

Чыганаклар Алсу Сибгатуллина - актриса - биография - российские актрисы театра - Кино-Театр.Ру ИнтерТат Әлмәт татар драма театры сайты Искәрмәләр

Төркем:Татар артистлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театрыТөркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары