Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Фәннүр Фәнис улы Мөхәммәтҗанов (Фаннур Фанисович Мухаметзянов; 1992 елның 22 марты, Россия Федерациясе, Татарстан, Мамадыш районы, Урта Кирмән) — драма актеры, Камал театры артисты (2012 елдан).Мухаметзянов Фаннур Фанисович - Татарский государственный Академический театр имени Г.Камала «Тантана» премиясе (2019), «TATAR сүзе» бәйгесе (2021), Муса Җәлил исемендәге республика премиясе (2023) лауреаты. Татарстанның атказанган артисты (2022).
Тәрҗемәи хәле
1992 елның 22 мартында Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән авылында өч балалы гаиләдә баш бала булып туган. Әтисе Фәнис агроном булып, әнисе Эльмира (паспорт буенча Ирина) Казанда тегү фабрикасында эшләгән. Әнисе ягыннан әбисе белән бабасы акча эшләргә Бурятиягә китеп, шунда төпләнеп калганнар. Энеләре Фәнил, Сәйдәш.
Кечкенәдән бирле космонавт яки футболист булырга хыялланса да,Фәннүр Мөхәммәтҗанов: «Мин беркайчан да өйләнмәм дип уйлый идем» шигърият белән мавыгып үсә. 6нчы сыйныфта укыганда Тукайның «Шүрәле»сен укытучы кушмаган килеш үзе ятлап чыга.«Хәлил белән Галиябану язмышын Ходай язмасын»"Бүлмәгә бикләнеп, үземчә әсәрне рольләргә бүлеп укуым истә", - Фәннүр Мөхәммәтҗанов.Аның сыйныф җитәкчесе - Ренат Хәйруллин - Фәннүрне иҗатка тарткан кешеләрнең берсе була. Мәктәптә укыганда ук Фәннүр шигырьләр яза башлый, алар район газетасында басылалар. Казанга килеп шигырь бәйгесендә катнашкан чаклары да була аның. Шулай ук ул туган әбисеннән дә азрак тәҗрибә алып үсә. Әтинең әнисе Хәлимә апа электән үк мөнәҗәтләр яза торган була. Ачлык елларын искә төшереп, үз язмышына багышлап язган. Соңрак, Фәннүрнең әтисе - Фәнис абый - 49 яшендә фаҗигале төстә бу дөньядан китеп баргач, аңа багышлап та мөнәҗәт чыгара.
2008 елда, урта мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач (сыйныфташы җырчы Гөлсирин Абдуллина), концертлар алып баручы булу нияте белән, ул Казан театр укуханәсенә укырга керә. Остазлары бик яхшы була. Актёрлык осталыгы буенча Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев укытса, шигърият, әдәбият буенча Хәлим абый Җәләлов белән Илдус Әхмәтҗанов белем биргәннәр.
Фәннүр укуханәне 2012 елда тәмамлый һәм аларны курсы белән Әтнә театрына җибәрәләр. Әмма бу вакытта Фәннүрне ул чакта баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Казанга чакырып кала. Фәннүр бу тәкъдимне кабул итә һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына."Монда сине беләләр, әйдә эшләп кара", - Фәрит Бикчәнтәев.2018 елда Татар китап нәшрияте сайты өчен Хәсән Туфанның шигырьләре аудиокитабын яздыра.
2019 елда Гаяз Исхакыйның «Тормышмы бу?..» спектаклендəге Галиəкбəр роле өчен "Эпизодик роль" номинациясендә "Тантана" премиясе лауреаты була.Победители премии «Тантана» («Триумф») – 2019 — Союз театральных деятелей Республики Татарстан
Театр 2012 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген инде укуханәдә укыганда ук башлый. Ул беренче уйнаган спектакль "Зәңгәр шәл" була. «Мәхәббәт FM»дагы Илдус роле белән тамашачыга күренә.
Камал театрының 110 сезон алдыннан Фәннүргә Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендәге Хәлил ролен тапшыралар. Фәннүр моңа башта ышанмый да, Илгиз Зәйниев (режиссер) шаярта дип уйлый. Әмма барысының да чын икәненә төшенгәч, Фәннүр эшкә тотына. Ул уйнаган образ аңа якын була: икесе дә авыл балалары, икесе дә байлар, икесенә дә оялчанлык, хөрмәт хисе, тапкан мәхәббәтеңне югалтудан курку хас. Репетиция вакытында кыенлыклар туса да, Фәннүр бу рольне яхшы уйный һәм бу бик тә уңышлы тәҗрибә булып чыга: күпләр өчен Фәннүр нәкъ бу тамашадан соң "ачылып" китә."Репетиция башлангач, партнерым Гүзәл Гюлвердиевага якын килергә дә ояла идем. Ул бик үткен, әйткәнне тиз эләктереп ала белә. Аның белән уйнау рәхәт. 20 яшьтән узгач, мәхәббәтнең дә нәрсә икәнен аңлыйсың", - Фәннүр МөхәммәтҗановХәзерге вакытта тамашачыга нәкъ шул образы, Гаяз Исхакыйның "Тормышмы бу?.." спектаклендәге мулла роле, "Җилкәнсезләр" һәм "Агыла да болыт агыла" тамашалары буенча таныш.
Репертуар Репертуарында 30га якын роле бар. Бүген 15 спектакльдә уйный.
«Хуш авылым. Хыяллар» Айдар Җаббаров; «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Фатыйма; «Сәфәр» Альберт Шакиров — Азат; «Мендәр әкияте» Олжас Жанайдаров — Мамык Акыл; «Исәнмесез!?..» Мансур Гыйләҗев — Күрше авыл кешеләре; «Таңбатыр» Мансур Гыйләҗев — Кулсыз; «Мәңгелек буран» Чыңгыз Айтматов — Калибәк, Коспан; «Тормышмы бу?..» Гаяз Исхакый — Галиəкбəр; «Хуш авылым» Айдар Җаббаров; «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт — Замир Дәүлие; «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев — Раннур; «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Егет; «Дәрсе гыйбрәттер театр...» Рүзәл Мөхәммәтшин — Вәлиулла Мортазин-Иманский; «Ак калфагым төшердем кулдан..» Илдар Юзеев; «Агыла да болыт агыла» Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин; «Бармы ришвәттән дәва?..» Зөлфәт Хәким — Оператор, Снайпер; «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус — Сачтараш; «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин — Хәзрәт; «Кәҗә, сарык һ.б.» Илгиз Зәйниев — Сарык; «Галиябану (спектакль)» Мирхәйдәр Фәйзи — Хәлил; «Ричард III» Уильям Шекспир — Эдвард, принц Уэльский; «Банкрот» Галиәсгар Камал — Мөхәммәтҗан; «Авыл эте Акбай» Туфан Миңнуллин — Актүш; «Мәхәббәт FM » Илгиз Зәйниев — Илдус; «Кечтүкле уен» Илгиз Зәйниев — Сакчы; «DERDMEND» Закир Рәмиев (Илгиз Зәйниев инсценировкасы); «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш — Егет; «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт — Шәкерт һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 ел ― «Тантана» премиясе лауреаты; 2021 ел ― «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесенең "Профессионаллар" номинациясендә лауреат.«Татар сүзе» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды 2022 ел ― Татарстанның атказанган артисты Мухаметзянов Фаннур Фанисович. kamalteatr.ru 2023 ел ― Муса Җәлил исемендәге республика премиясе Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле – исемлек. Татар-информ, 15.02.2023
Шәхси тормышы Гаиләле. 2016 елның гыйнварында никах укыткан. Хатыны Илүзә, Камал театрында тәрҗемәче. Олы кызы Сәйдә, кече кызы Сәфинә. Олысы «Зәңгәр шәл»дә күмәк күренешләрдә сәхнәгә чыккан, режиссер биргән рольләре дә барРумия Сәйфуллина. Фәннүр Мөхәммәтҗанов: «Әтисез калуның ни икәнен яши-яши аңладык». «Акчарлак», 12.02.2025. ― Б.2―3..
Фотосурәтләр
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Румия Сәйфуллина. Фәннүр Мөхәммәтҗанов: «Әтисез калуның ни икәнен яши-яши аңладык». «Акчарлак», 12.02.2025. ― Б.2―3. "Шәһри Казан". Люция Хәбибуллина. 01.10.2015 ел. СӘХНӘ журналы, Гөлназ Вәлиева, 16 апрель 2020 // Фәннүр Мөхәммәтҗанов "Шәһри Казан". Раил Садретдинов. 07.10.2018 ел
Сылтамалар Камал театры каршында, Җиңү көненә багышланган.. | Расима Набиуллина Прощание с «Без ветрил»: «культурный кукиш» от татарской интеллигенции Фаннур Мухаметзянов - Вконтакте Житель Мамадыша мечтает сыграть Гамлета на большой сцене АКСУ ТВ - Фәннүр Мөхәммәтҗанов. 28 яшь. - YouTube Фаннур Мухаметзянов - актёр - биография - российские актёры театра - Кино-Театр.Ру Шулай ук карагыз Камал театры Артур Шайдуллин Фәрит Бикчәнтәев
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары