Алмас Заһретдинов, Алмас Талип улы Заһретдинов (1958 елның 16 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Нурлат районы, Киекле – 2022 елның 7 апреле, РФ, ТР, Әлмәт районы, 16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат юлы) – Чаллының М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы, билбаулы көрәш белән танылган спортчы, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер, халыкара класслы хөкемдар-судья. Татарстанның (2001) һәм Россиянең (2014) физик тәрбия һәм спорт отличнигы. Татарстанның атказанган тренеры (2003). Татарстанда «Ел спортчысы» (2018).

Тәрҗемәи хәле 1958 елның 16 июнендә Список кандидатов в спортивную сборную команду Республики Татарстан по борьбе на поясах на 2020 год Татарстан АССР Нурлат районы Киекле авылында туган.

Чаллының М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән, балаларны татарча көрәш серләренә өйрәткән Татар көрәше өчен зур югалту. Шәһри Чаллы, 8.04.2022.

Тренер-укытучы булып эшләү дәверендә А. Т. Заһретдинов тарафыннан 20 спорт мастеры һәм 30 спорт мастерлыгына кандидат әзерләнгән.

Авыл һәм район Сабантуйларында хөкемдар-судья булып эшләгән.

2022 елның 7 апрелендәТатарстан юлында булган коточкыч авариядә «Витязь» спорт мәктәбе тренеры һәлак булды. Шәһри Чаллы, 8.04.2022 Әлмәт шәһәре янында Әлмәт-Нурлат (16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат) трассасының 46нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. 9 апрельдә туган ягында – Нурлат районы Киекле (Бурметьево) авылында җирләнә Тренер Алмас Заһретдинов турында: «Аның гомере шулай кыска булуы үкенечле». Интертат, 8.04.2022

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 – Татарстанның физик тәрбия һәм спорт отличнигы 2003 – Татарстанның атказанган тренеры 2014 – Россиянең физик тәрбия һәм спорт отличнигы 2015 – «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале Россиянең спорт мастеры 2018 – Татарстанда «Ел спортчысы»

Гаиләсе Хатыны, балалары, оныклары. Хәтер Чаллының «Витязь» спорт үзәгендә танылган көрәшче, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер Алмас Заһретдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары (беренчелек) уздырылаЗөлфия Шәвәлиева. Алмас Заһретдинов истәлегенә көрәш турниры: «Көрәшергә генә түгел, кеше булырга өйрәтте». Интертат, 14.10.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар Загрутдинов Алмас Талипович. Муниципальное автономное учреждение города Набережные Челны "Спортивная школа олимпийского резерва "Витязь" имени М. Ш. Бибишева"

Төркем:Татарстанның атказанган тренерлары Төркем:Россиянең атказанган спорт мастерлары Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Тренерлар Төркем:Көрәш буенча атказанган спорт осталары Төркем:Юл-транспорт казасында һәлак булганнар