(, ) — педагогика фәннәре кандидаты, ТР Кайбыч районы мәгариф бүлеге мөдире (1993-2001), ТР “Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" начальнигы (2001-2018), 2019 елдан Кайбыч ягы музее җитәкчесе.
Биографиясе
Шакиров Илдар Абдулла улы 1958 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы Борындык авылында туган. Милләте – татар. 1973 елда Борындык сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1973-1977 елларда Арча педагогия училищесында белем ала. 1985 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Белгечлеге – тарих укытучысы.
Хезмәт эшчәнлеге 1977-1980 – Олы Урсак төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1980-1981 – ТАССР Апас районының Морзалар урта мәктәбендә интернат тәрбиячесе 1981-1983 – ТАССР Апас районының Морзалар урта мәктәбендә машина йөртү буенча инструктор. 1983-1985 – ТАССР Апас районының «Морзалар урта мәктәбендә тарих укытучысы. 1985-1993 – Борындык төп мәктәбендә директор булып эшли. 1993-2001 – ТР Кайбыч районы мәгариф бүлеге мөдире була. 2001-2018 – Муниципаль казна учреждениесе "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" начальнигы. 2019- – Кайбыч ягы музее җитәкчесе.
Гаиләсе
Хатыны – Асия Бари кызы, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Аларның 2 улы, 5 оныгы бар.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
“ Халык мәгарифе отличнигы " (1990) “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы " (2000) «Мәгарифтәге казанышлары өчен "күкрәк билгесе (2006) «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе (2009) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте ( Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен, 2008)
Искәрмәләр
Чыганаклар Кайбыч ягы музеенда “Күренекле шәхесләр” альбомы.
Сылтамалар
Кайбицкий район: чета Шакировых отправилась на встречу с Президентом.
Моны да карагыз
Төркем:Шәхесләр:Апас районы Төркем:Укытучылар Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Арча педагогия укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Мәктәп директорлары Төркем:РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр Төркем:Музей директорлары