Динар Хәмитов, Динар Зәкәрия улы Хәмитов (документларында: Динар Закярьевич Хаметов, 1980 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы – 2022 елның 23 марты, Украина) – россияле һөнәри хәрби, подполковник, Төньяк флотның 14нче армия корпусы 200нче аерым мотоукчылар бригадасы артиллерия реактив дивизионы командиры (Мурманск өлкәсе, 2016-2022). Украинада махсус операция барышында һәлак булган (23.03.2022).

Тәрҗемәи хәле 1980 елда Татарстан АССР Питрәч районы үзәгендә туган. Әтисе Зәкәрия, Ленино-Кокушкино һөнәри укуханәсендә эшләгән, әнисе Нәзилә. Мәктәпкә Динар иртә керә. Балачактан хәрби булырга хыялланган. Милли көрәш, җиңел атлетика спорты белән җитди шөгыльләнгән. Ярышларда җиңүләр яулаган. Мәктәптән соң, Казан артиллерия училищесында укыган. 16 яшендә җилкәсенә погоннар таккан. 2002 елда хәрби училищены тәмамлаганнан соң, взвод командиры буларак, Ленинград хәрби округына, Мурманск өлкәсе шәһәренә җибәрәләр, 2 елдан штаб начальнигы һәм командир урынбасары була. 2016 елдан 2022 елга кадәр Төньяк флотның 14нче армия корпусы 200нче аерым мотоукчылар бригадасы артиллерия реактив дивизионы командиры.

Хезмәт иткән вакытта Динар Хәмитов өч тапкыр 6 шар ай Сириядә, кайнар ноктада командировкада булган Ильшат Гайсаров. Пестречинец Динар Хаметов надел погоны на свои плечи в 16 лет. «Алга», 17.11.2021.

42 яшьлек хәрби хезмәткәр Мурманск өлкәсеннән хәрби бурыч үтәргә Украинага җибәрелгән һәм 2022 елның 23 мартында Украинада махсус операция барышында һәлак булган Валерий Голованов. Заметки. Одклассники.ру. 9 апрельдә туган җирендә җирләнгән . Военнослужащий погиб в ходе специальной операции на Украине. Пестречинское землячество. ВКонтакте Эдуард Салихов. Под Казанью простились с подполковником Динаром Хаметовым, погибшим в спецоперации на Украине. Казанские ведомости, 9.04.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 – II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале 2021 – Мурманск өлкәсе губернаторының « фидакарь хезмәт өчен» мактаулы билгесе 2022 – Батырлык ордены (үлгәннән соң)

Гаиләсе Өйләнгән, хатыны Лилия, 2008 елда өйләнешкәннәр. Өч баласы: кызлары Камилә (Камилла), Әминә, улы Габдулла (Абдула). Әдәбият Якыннарына сабырлык бирсен. «Ирек мәйданы», 2022 ел, 14 апрель, № 14, 3нче бит.

Сылтамалар Ильшат Гайсаров. Пестречинец Динар Хаметов надел погоны на свои плечи в 16 лет. «Алга», 17.11.2021 Питрәч районында Украинада һәлак булган Динар Хаметовны соңгы юлга озаттылар. Интертат, 9.04.2022 Искәрмәләр

Төркем:Казан югары артиллерия командирлары училищесын тәмамлаучылар Төркем:Подполковниклар (Россия Федерациясе) Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:2022 елгы Украина бәрелешләрендә үтерелгән Россия хәрбиләре