Ольга Дмитриевна Дробот (1962 елның 3 июле, Мәскәү, ССРБ) — Россия тәрҗемәчесе, скандинавия әдәбияты буенча белгеч.
Тормыш юлы Ольга Дробот 1962 елның 3 июлендә Мәскәүдә туган. Нәсел зыялылар гаиләсендә туа. Әбисе — язучы Галина Васильевна Дробот (1917—2009). Әтисе — Дмитрий Васильевич Дробот (1938 елда туган), галим-химик, Мәскәү технология университетының Сирәк һәм таркалган элементлар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире.
1984 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты (1990, диссертация Норвегия язучысы Аксель Сандемус иҗатына багышлана). Ибсенның «Ibsen in Translation» яңа тәрҗемәләр халыкара проектында катнашучыIbsen in Translation.
Берничә ел дәвамында «Иностранная литература» журналының баш мөхәррире урынбасары булып эшли. «Әдәби тәрҗемә осталары» Гильдиясе идарәсе әгъзасыОфициальный сайт Гильдии «Мастера Литературного Перевода» . Халыкара Тәрҗемәчеләр Федерациясенеж Сәнгать әдәбиятын тәрҗемәчеләр комитетының () даими әгъзасы булып тора. Россия ПЕН-клубы әгъзасы. Мәскәү Язучылар берлеге әгъзасы. Норвегия әдәбиятын тәрҗемә итүгә керткән өлеше өчен НОРЛА халыкара тәрҗемә премиясе лауреаты (2007)Ольга Дробот на сайте издательства «Лавочка детских книг». 2014 ел өчен Мастер тәрҗемәчелек премиясе лауреатыПремия Мастер.
Ольга Дроботның рус теленә тәрҗемәсендә Һанс Христиан Андерсен, Һенрик Ибсен, Анне-Катарина Вестли, Эрленд Лу, Пер Петтерсон, Мария Парр, Рун Белсвик, Хьелль Аскильдсен, Рой Якобсен, Эушен Шульгин, Ханне Эрставик, Ларс Соби Кристенсен, Стиан Холе, Гру Дале һәм башкалар китаплары басыла.
Гаилә
Әбисе — Галина Васильевна Дробот (1917—2009), язучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Бабасы — Исаак Савельевич Зарубин (1913—1944), шагыйрь. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак була (яралардан вафат була). Әнисе — Наталия Фёдоровна Дробот, химик (1938 елда туган). Әтисе — Дмитрий Васильевич Дробот (1938 елда туган), галим-химик, Мәскәү технология университетының Сирәк һәм таркалган элементлар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2000). Ире — Алексей Владимирович Брухтий (1961 елда туган), эшмәкәр, Мәскәү вәкиллеге башлыгы (2012 елда аерылышалар). Кызы — Анна Алексеевна Брухтий (1987 елда туган). Улы — Василий Алексеевич Брухтий (1996 елда туган).
Басмалар
«Сочувствующий вам, мизантроп Аскильдсен» : Послесловие к сборнику произведений Х. Аскильдсена «Всё хорошо, пока хорошо». Детский мир Софии (о Юстейне Гордере). — «Семья и школа», 1999, № 4 Убийство лишь заканчивает цепь событий — в книге Аксель Сандемусе. Оборотень — Прогресс-Традиция, 2004 Норвежский номер журнала «Иностранная литература» 2005 № 11 Ibsen in Translation, или Опыт синхронизации переводческого процесса // Иностранная литература. — 2010. — № 12. Объяснение в любви. Мария Парр и её книги. Размышления переводчика — журнал «Библиотека в школе», 2011 Перевод — это искусство. — Книжная индустрия, 01.12.2014
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ольга Дробот: «Переводчик в некоторых случаях даже выигрывает» — Norge.ru порталына интервью Ольга Дробот в гостях у радиостанции «Эхо Москвы» Трудности перевода. — Радио Свобода 16.01.2006 Неправильные детские книжки или что читают норвежские дети? — «Детская площадка» «Эха Москвы» 01.06.2006 Ольга Дробот читает «Простодурсена» Руне Белсвика Төркем:ССРБ тәрҗемәчеләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1962 елда туганнар Төркем:3 июль көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар